МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | B.artash.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120
-
Чисталык дәресе 17.01.2013

Татарстан Республикасында ,,Экологик культура һәм тирә-як табигатьне саклау елы”уңаеннан 16 январь көнне безнең ,,Карлыгач”балалар бакчасында ,,Чисталык дәресе” үткәрелде.
Чараның максатлары:
1.Экологик культура һәм экологик тәрбия бирү.
2.Танып белү эшчәнлекләрен үстерү,тирә-як табигатькә аңлы сакчыл караш,игътибарлылык формалаштыру.
3.Татарстан Республикасының экологик һәм табигый ресурслар Министрлыгының эшчәнлеге белән таныштыру.
4.Балаларның экологик белемнәрен актуальләштерү.
Эш планы:
1.Экология турында кереш әңгәмә.
2.Уен:,,Ярый-ярамый”
3. .,,Кызыл китап”та кунакта.
4.Татарстандагы тыюлыкларга виртуаль экскурсия.
5. Уен: ,,Агач утырту.”
6.Мин булачак табигать сакчысы.(Прогулкага чыккач)
а) кошларны күзәтү
б)кошларга куелган җимлекләргә җимнәр салу
-
Чаңгы шуабыз 12.01.2013

Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз. —
Шулай чирне куабыз.
Тыштан арып керәбез.
«Әлли-бәлли бәү»не дә
Төштә генә күрәбез. -
Яна ел 31.12.2012

-
Кар сыннары 27.12.2012

Яңа ел алдыннан һәр елны Саба районы учрежденияләре арасында кардан ясалган сыннар конкурсы була.Быел да без кардан Кыш бабай,Кар кызы,бик күп кенә җәнлекләр,универсиада символы булган –Юни,Аждаһа,Елан сыннарын ясаган идек.Мәгариф бүлегеннән килгән комиссия безнең хезмәтебезгә зур бәя биргән.Безгә районның авыл балалар бакчалары арасында 1 нче урын бирделәр.
Безнең хезмәтебезне аңлаганнары һәм зурлаганнары өчен рәхмәт аларга.Без барыгызны да Яңа ел -2013 нче ел белән тәбрик итәбез.Авыр хезмәтләрендә сабырлык,көтелмәгән зур уңышлар,ныклы саулык-сәламәтлек,күңел тынычлыгы,озын гомер теләп калабыз.
Яңа ел белән барыгызны да!
Ел да Яңа ел килгәнен,
Сагынып көтеп торабыз
Быел Аждаһа белән саубуллашып,
Еланны каршы алабыз.
Кардан сыннар ясый ясый,
Остарып җиттек тәки.
Киләсе елга быелгыдан да
Матуррак ясарбыз бәлки.
Эшләгәнне күрә белгәч
Күңелләр күтәрелә.
1 нче урын алдык бит
Мәктәпләр белән бергә.
Мәктәптә укучылар ясый
Бездә апалар гына.
Барсына да өлгерәләр,
Алда баралар гел дә.
Балаларны да карыйсы.
Аң,белем дә бирәсе
Кардан сыннар да ясыйсы,
Буяп та өлгерәсе.
Булганнан бар да була, дип
Тикмәгә әйтмиләр шул.
Кабак сында без мактаулы,
Кар сыннарда беренче.
Язылган бу шигыремне,
Гаепләп укымагыз.
Куанычтан килеп чыккан
Иҗади җимешләр ул.
-
Юл кагыйдәләрен бел!
16.12.2012
15 нче декабрь көнне Олы Арташ мәктәбендә ,,Юл кагыйдәләре илендә”дип аталган ачык класстан тыш чара үтте.Анда безнең,,Карлыгач”балалар бакчасы коллективын да чакырганнар иде.
Балаларыбыз бу очрашудан юл кагыйдәләре турында күп кенә белемнәр алдылар Районнан ГИББДның өлкән инспекторы Насыйбуллин И.Д. да килгән иде.Ул да юл фаҗигалары һәм юл кагыйдәләре турында сөйләде.Юлдагы хәвеф –хәтәрләрне булдырмый калу һәр кешенең үз кулында булуын, моның өчен барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясады.
Бу очрашу балалар күңеленә бик ошады.Алар юл кагыйдәләрен үтәргә
кирәклегенә төшенделәр,юлда үзеңне сак тотарга кирәклеген аңладылар.
-
Бакча тормышында яңалыклар 30.11.2012

Бакча тормышында яңалыклар.
Бакчабызда 2011 нче елдан бирле балаларыбыз бердәм меню нигезендә туклана.Быел менюга җәйге чорда яшелчәләрдән салатлар куелган булса кышкы чорга сарымсаклы сөт һәм гөлҗимеш суы (эликсир,,Бодрости”)өстәлде.
-
Аналар коне 24.11.2012

25 нче ноябрь АНАЛАР көне.
24 нче ноябрь көнне "Җырлыйм әнием турында"дип аталган
бәйрәм чарасы уткәрелде.
-
Корбан ашы 29.10.2012

К о р б а н а ш ы.
Без 29 нчы октябрь көнне балаларга Корбан ашы үткәрдек. Бу көнне балалар бакчасында матур азан авазы яңгырады. Ашка Коръәнне Җәүдәт бабабыз укыды. Балаларга догалар сөйләтте. Әдәпле , тәртипле булырга өндәде. Балаларыбызның инсафлы , ярдәмчел , кешелекле булып үсүләрен теләде.
-
Кабак бэйрэме 22.09.2012

Сентябрь аенда Сабада быел да ,,Кабак бәйрәме” гөрләп үтте.Без дә анда бакчаларыбызда үстергән кабаклардан ясалган сувинер эшләнмәләр белән катнаштык. Махсус төрле формаларга кертеп үстерелгән кабакларыбыз да бар иде.Бу күргәзмәдә безнең ,,Карлыгач”балалар бакчасына ,,Гадәти булмаган кабаклар” номинациясендә урын бирелде һәм без кызыксындыру призына лаек булдык.
-
Ачык эшчэнлек. 14.12.2010

Мэктэп белэн аралашып яшибез. Менэ буген дэ мэктэп директоры Голнур Вакыйфовна бакча балаларынын рус теле эшчэнлегендэ катнашты.







