МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | B.artash.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тәрбиячеләр көне белән! 26.09.2013

Хөрмәтле тәрбиячеләр!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм мактаулы хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез , заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта Сезгә уңышлар юлдаш булсын!
-
Бердәм йөгерү ярышлары. 21.09.2013

-
Исәнме,Алтын көз!" 20.09.2013

Балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
-
Саулык -зур байлык! 13.09.2013

Бүген бакчабызда,, Саулык-зур байлык!" , "Спорт-сәламәтлек чыганагы!" дип аталган атналыкны йомгаклау чарасы булып узды. Без әти-әниләр белән берлектә папка ширма ясадык.Ә балалар белән уен-ярышлар да оештырдык.Сәламәтлекне саклау үзебездән тора.Барыгыз да сәламәт булыгыз!
-
Спорт-сәламәтлек чыганагы. 13.09.2013

Күңелле спорт уеннары вакыты.
-
Эвакуация.Өйрәнүләр. 06.09.2013

Бүген янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр булып үтте. Өйрәнүләр Икшермәдә урнашкан янгын сүндерү оешмасы белән берлектә оештырылды..Башта балаларны бинадан эвакуацияләү буенча практик чара булды.Аннан соң оешма җитәкчесе Сәләхиев Фәнис Фаезович янгын куркынычсызлыгы буенча эчтәлекле чыгыш ясады.Бу чара балалар өчен бик файдалы чара булды.Балалар үзләренә кирәкле күп мәгълүмат алдылар,янгын куркынычы турында белемнәрен арттырдылар.
-
Бергәләп өмәгә!
31.08.2013
Республикабызда 2013нче ел Экология елы дип игълан ителде. Безнең балалар бакчасының да максаты – үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш уяту, экологик үзаң тәрбияләү.. 31нче август көнне бөтен республика буенча игълан ителгән "Зеленая Россия" экологик өмә уздырылды. Безнең бакчабыз хезмәткәрләре дә әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Яшелчә бакчасын тәртипкә китердек, , яңа уку елына бүлмәләрне тәртипкә китердек.
-
Саубуллашу. 31.08.2013

Безнең бакчада кечкенәдән үк тәрбияләнеп үскән безнең яраткан кызларыбыз Энҗе һәм Зәлия гаиләләре белән Сабага күченделәр.Алар хәзер "Әллүки" балалар бакчасына йөри башлаячаклар. Бүген без алар белән саубуллаштык.Энҗе һәм Зәлия сезнең зур бакчага тиз генә ияләнүегезне һәм яңа дуслар табуыгызны телибез.Без сезне бик сагыначакбыз.Уңышлар сезгә! Сау булыгыз!
-
Балаларыбыз бәхет чәчкәләре. 06.08.2013

-
Әкият дөньясында 05.08.2013








