МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | B.artash.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Җир шары буйлап сәяхәт. 05.02.2013

,,Җир шары буйлап сәяхәт" темасы буенча җылы якта яшәүче хайваннар,җылы як үсемлекләре,анда яшәүче халыклар белән таныштак.
-
Кошларга ярдәм итик! 28.01.2013

Кошларга ярдәм итик.
Без балалар белән бергәләп кошлар өчен җимлекләр элдек. Көн саен урамга чыккач бергәләп кошларга җимнәр салабыз. Шулай итеп кышкы суыкларда кошларга ярдәм итәбез.
Кышкы салкын көннәрдә,
Кечкенә кошчыкларга.
Балалар ярдәм итә.
Көндә ризык табарга.
-
МЧС хезмәткәрләре килде.
25.01.2013
24нче гыйнвар көнне безнең балалар бакчасына Икшермәдән МЧС хезмәткәрләре килде. Җитәкчеләре
Сәләхиев Ф.Ф. янгын булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
-
Эвакуация буенча өйрәнүләр.
25.01.2013
Эвакуация буенча өйрәнүләр.
Мәктәпләр белән бергәләп балалар бакчасында да эвакуация буенча гамәли өйрәнүләр үткәрелде.
Соңыннан МЧС хезмәткәрләре янгын булган очракта нинди эш алып баруларын практик рәвештә балаларга эшләп күрсәттеләр.
-
Янгыннарны кисәтеп. 24.01.2013

Янгыннарны кисәтеп.
23 нче гыйнвар көнне безнең бакчада ,,Янгыннарсыз дөнья “дип аталган әнгәмә эшчәнлек үткәрелде.
Балалар бу эшчәнлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ,өйдә ялгыз калганда һәм янгын чыккан очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерделәр.
Ут-кешенең дусты һәм дошманы.
Сак эш итсәң- ул сиңа дус булыр.
Ә шаярсаң-булыр дошманың.
Шуңа күрә һәрчак сак эш итеп,
Игътибарлы бул син дускаем!
-
Чисталык дәресе 17.01.2013

Татарстан Республикасында ,,Экологик культура һәм тирә-як табигатьне саклау елы”уңаеннан 16 январь көнне безнең ,,Карлыгач”балалар бакчасында ,,Чисталык дәресе” үткәрелде.
Чараның максатлары:
1.Экологик культура һәм экологик тәрбия бирү.
2.Танып белү эшчәнлекләрен үстерү,тирә-як табигатькә аңлы сакчыл караш,игътибарлылык формалаштыру.
3.Татарстан Республикасының экологик һәм табигый ресурслар Министрлыгының эшчәнлеге белән таныштыру.
4.Балаларның экологик белемнәрен актуальләштерү.
Эш планы:
1.Экология турында кереш әңгәмә.
2.Уен:,,Ярый-ярамый”
3. .,,Кызыл китап”та кунакта.
4.Татарстандагы тыюлыкларга виртуаль экскурсия.
5. Уен: ,,Агач утырту.”
6.Мин булачак табигать сакчысы.(Прогулкага чыккач)
а) кошларны күзәтү
б)кошларга куелган җимлекләргә җимнәр салу
-
Чаңгы шуабыз 12.01.2013

Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз. —
Шулай чирне куабыз.
Тыштан арып керәбез.
«Әлли-бәлли бәү»не дә
Төштә генә күрәбез. -
Яна ел 31.12.2012

-
Кар сыннары 27.12.2012

Яңа ел алдыннан һәр елны Саба районы учрежденияләре арасында кардан ясалган сыннар конкурсы була.Быел да без кардан Кыш бабай,Кар кызы,бик күп кенә җәнлекләр,универсиада символы булган –Юни,Аждаһа,Елан сыннарын ясаган идек.Мәгариф бүлегеннән килгән комиссия безнең хезмәтебезгә зур бәя биргән.Безгә районның авыл балалар бакчалары арасында 1 нче урын бирделәр.
Безнең хезмәтебезне аңлаганнары һәм зурлаганнары өчен рәхмәт аларга.Без барыгызны да Яңа ел -2013 нче ел белән тәбрик итәбез.Авыр хезмәтләрендә сабырлык,көтелмәгән зур уңышлар,ныклы саулык-сәламәтлек,күңел тынычлыгы,озын гомер теләп калабыз.
Яңа ел белән барыгызны да!
Ел да Яңа ел килгәнен,
Сагынып көтеп торабыз
Быел Аждаһа белән саубуллашып,
Еланны каршы алабыз.
Кардан сыннар ясый ясый,
Остарып җиттек тәки.
Киләсе елга быелгыдан да
Матуррак ясарбыз бәлки.
Эшләгәнне күрә белгәч
Күңелләр күтәрелә.
1 нче урын алдык бит
Мәктәпләр белән бергә.
Мәктәптә укучылар ясый
Бездә апалар гына.
Барсына да өлгерәләр,
Алда баралар гел дә.
Балаларны да карыйсы.
Аң,белем дә бирәсе
Кардан сыннар да ясыйсы,
Буяп та өлгерәсе.
Булганнан бар да була, дип
Тикмәгә әйтмиләр шул.
Кабак сында без мактаулы,
Кар сыннарда беренче.
Язылган бу шигыремне,
Гаепләп укымагыз.
Куанычтан килеп чыккан
Иҗади җимешләр ул.
-
Юл кагыйдәләрен бел!
16.12.2012
15 нче декабрь көнне Олы Арташ мәктәбендә ,,Юл кагыйдәләре илендә”дип аталган ачык класстан тыш чара үтте.Анда безнең,,Карлыгач”балалар бакчасы коллективын да чакырганнар иде.
Балаларыбыз бу очрашудан юл кагыйдәләре турында күп кенә белемнәр алдылар Районнан ГИББДның өлкән инспекторы Насыйбуллин И.Д. да килгән иде.Ул да юл фаҗигалары һәм юл кагыйдәләре турында сөйләде.Юлдагы хәвеф –хәтәрләрне булдырмый калу һәр кешенең үз кулында булуын, моның өчен барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясады.
Бу очрашу балалар күңеленә бик ошады.Алар юл кагыйдәләрен үтәргә
кирәклегенә төшенделәр,юлда үзеңне сак тотарга кирәклеген аңладылар.







