Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Парламент дәресе 24.04.201324 нче аперль көнне Котлы-Бүкәш мәктәбендә 5-8 нче сыйныфлар өчен “ Парламент дәресе” үткәрелде. Бу дәрес Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының Дәүләт символларына багышланган иде. Дәрес Татарстан буенча билгеләнгән гомуми вакытта башланып китте. Укучылар башта парламент төшенчәсе , аның тарихы белән таныштылар. Россия һәм Татарстанның праламент системасы буенча мәгълүмат алдылар, төрле сорауларга җавап бирделәр.Аннан соң Татарстан Дәүләт Советы тәкъдим иткән видеоматериаллар белән таныштылар, Дәүләт символлары турында законнарны барладылар. Дәрес бик эчтәлекле һәм кызык итеп оештырылган иде. Аны тарих укытучылары Гайсина Ә.К. һәм Гайбадуллина Р.Х. чиратлашып алып бардылар. Дәрескә кунак итеп район советы депутаты, Котлы- Бүкәш мәктәбе директоры Сәләхиев Н.Ю. та чакырылган иде.Ул депутатларның вазыйфалары һәм район күләмендә депутатлар тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде. Укучылар Татарстан Республикасының гимны сүзләре белән таныштылар.Дәрес ахырында барысы бергә басып, гимн тыңладылар.
-
Җир көне 24.04.2013Җир ана ул- безнең галәмдә бердәнбер тереклек иясе яши торган планетабыз. Шулай булгач, ул бүгенге көндә безнең ярдәмгә, саклауга, игътибарга мохтаҗ. Җир анага карата рәхмәтле, мәрхәмәтле булыйк. Һәрбер кеше җиребезне матурларга, байлыкларын саклап калуда үзеннән зур өлеш кертергә тиеш.Әйе, җиребез бер һәм бердәнбер һәм аны барыбыз да бердәй яратырга тиеш. Тик, ни кызганыч, күбебез бу хакыйкатькә бармак аша карый: чүпли, пычрата, җимерә. Табигатьне шулкадәр “яратабыз” ки, урман- болыннарда кеше ял иткән урыннар тоташ чүплеккә әверелеп кала. Моны ашаган табыныңа төкерү дип кенә әйтергә мөмкиндер.Бүген мәктәбебездә “Җир көне”нә багышланган сыйныф сәгате үткәрдек. Анда 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Экологик мәсьәләләр каралды. Сыйныф сәгатеннән соң мәктәбебезнең бертөркем волонтерлары белән мәктәп янындагы каеннарга сыерчык оялары элдек. Безнең бу изге гамәлебез табигатьне саклауда зур роль уйнар дип уйлыйбыз.
-
Районный семинар учителей начальных классов по теме:«Современный урок в соответствии с требованиями ФГОС». 18.04.2013
С целью распространения педагогического опыта творчески работающих учителей 17го апреля в МБОУ “Кутлу-Букашская СОШ” прошел районный семинар учителей начальных классов по теме:«Современный урок в соответствии с требованиями ФГОС».
-
Канатлы дусларыбыз кайтты 15.04.2013Ачылды ак калын юрган,Исте апрель җилләре.Кошлар кайта сагындырыпТуып- үскән җирләре.Ямьле, бик ямьлеТуган илебез.Килегез, кошлар,Безгә килегез!Канатлы дусларыбыз килүенә укучылар кош оялары ясадылар. Һәм шулар арасында “Иң матур” кош оясына конкурс игълан иттек.. Барлык укучыларга һәм кош ояларын ясауда булышкан аларның әтиләренә, абыйларына да мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
“Карга боткасы” бәйрәме. 13.04.2013Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, карга боткасы. Борын- борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди.Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен, эреп сулар ага башлагач, табигать, изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга- яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны карга боткасы дип атаганннар.Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән-өйгә йөргәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май,сөт алып, табигатьнең иң күркәм урынына- кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан кырларга яки тау битләренә җыелганнар, учак ягып, казан асканнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйткәннәр. Аннан соң, бергәләп ботка ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның бер өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар.Без дә 11 нче апрель көнне 1-8 нче сыйныфлар арасында “Карга боткасы” дип исемләнгән бәйрәм ясадык. Ботка да пешердек , тәмле коймаклардан һәм күчтәнәчләрдән дә авыз иттек. “Килегез безгә киләсе көзгә, суясы казга. Сездә булса карга боткасы,бездә булыр каз боты”-дип бәйрәмебезне тәмамладык.
-
Волонтерлар хәрәкәттә. 13.04.201312 апрель көнне “Дельфин” спорт комплексында волонтерлар хәрәкәте эшчәнлегенең бер еллыгын үткәрү тантанасы булды. Тантанага мәктәпләрдән күп кенә укучылар һәм укучылар килгән иде. Күңелле генә уеннар, концерт номерлары барыбызның да күңелен күтәрде. Безнең мәктәптән 9б сыйныф укучысы Задина Алинә катнашты.Волонтерлар өч командага бүленеп көч сынаштылар. Уеннарда һәрбер укучы да, җитәкче дә читтә калмады, барысы да активлык күрсәттеләр.Соңыннан барлык килгән волонтерларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантана тәмамлангач барыбыз да зур өстәл артында туган көн күчтәнәчләре белән сыйландык. Бик күңелле булды.
-
Бөре-сәламәтлеккә файда.
09.04.2013
Каен агачы кешеләргә бик күп төрле файда китерә. Медицинада каен бөресе, каен тузыннан алынган дегет, каен яфрагы, каен суы, каен гөмбәсе чыга, каен күмере кулланыла. Каен бөресеннән алынган эфир мае, сумала һәм парфюмерия промышленностеңдә файдаланыла. Каен суы татлы, тәмле, файдалы эчемлек, яфракларыннан тукымаларны ману өчен яшел һәм сары буяу алалар. Мунча һәм ындыр себеркесен кайсыбыз гына белми.Татр халкында “Тузга язмаганны сөйләмә,”- диләр. Бик борынгы заманнарда, әле кәгазь булмаганда, каен тузына язганнар. Каен тузыннан җиләк һәм гөмбә җыю өчен бик матур, жинел кәрҗиннәр да ясарга була.Нарат бөресе дә шулай ук күп авыруларга дәва.Укучылар язгы каникул вакытында бик теләп бөре җыюда катнаштылар. Каникулдан килгәч, бөреләрне җыеп , Котлы Бүкәш кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Исмәгыйлев Гәптелхәй абыйга тапшырдык. Мәктәбебез белән 2, 354 гр каен, 2, 270 гр нарат бөресе җыйдык.Барлык бөре җыйган укучыларга, аларның әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.Менә шулай , дусларым, без бүген каен, нарат бөреләре җыеп якыннарыбызга, табигатькә, үзебезгә ярдәм итәбез. Әлеге чарабыз табигатьне саклап калуда зур өлеш кертер дип уйлыйбыз.
-
Неделя детской книги 08.04.2013С 1 по 6 апреля в нашей школе прошла неделя детской книги, целью которой являлось поощрение читающих и эрудированных учащихся, создание условий для развития и реализации творческих и личностных способностей ребёнка, приобщение к чтению разных жанров художественной литературы. В эти дни было организовано много мероприятий.
-
Наши - на высоте! 02.04.2013С 29 марта по 1 апреля 2013 года в столице Республики Татарстан состоялся финальный тур XIV Поволжской научной конференции учащихся им. Н.И.Лобачевского. География участников была необычайно широкой: республики Саха Якутия, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Свердловская, Ульяновская, Самарская области и.др.Тем более не пристало нам, жителям Татарстана, оставаться в стороне от подобного рода мероприятия. Приятно то, что наши ученики и учителя стали не только участниками конференции, но их труд был по достоинству оценён членами комиссии. Так, выступление Александрова Андрея, ученика 11-а класса на тему «Основные характеристики политической элиты Республики Татарстан», которую он подготовил под руководством учителя истории и обществознания Гайбадуллиной Р.Х., в секция «Философия, политология, конфликтология» было оценено Дипломом III степени. А работа Фатиховой Айсылу, ученицы 11-б класса, которую она готовила под руководством учителя географии II категории Шакирова Н.Н., на тему «Демографическая ситуация Кутлу-Букашского сельского поселения Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан» в секции «География» была удостоена Дипломом I степени.На таком высоком уровне показали себя наши выпускники перед окончанием школы. Пора нам перенимать смену, чтобы и впредь гордо носить звание ученика Кутлу-Букашской школы.
-
Гиревой спорт 01.04.201322 марта наши учащиеся приняли активное участие в отборочных соревнованиях по гиревому спорту среди юношей 1996-1999 гг. Рыбно-Слободского района РТ. Победители в районе Гилязиев Расим, Ильязов Ришат, Абдуллин Ислам приняли участие в IX Спартакиаде среди учащихся РТ.