Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Буран" операциясе 20.01.2014
18 январь көнне 5а сыйныф укучылары Бәдретдинова Сәрия апга кар көрәргә бардылар.
-
Ел вожатые бәйгесе. 13.01.2014
7 нче гыйнвардан 9 нчы гыйнварга кадәр Биектау районының “ Костер” дип исемләнгән лагерьда “Ел вожатые-2014” бәйгесенең финалы булып узды.Финалга барлыгы 26 шәһәр һәм район мәктәпләреннән вожатыйлар чыккан иде. Шуларның 14-е бу бәйгедә катнашты. Конкурсантларны төрле яклап сынап карадылар. Һәрберсе дә җюрилар куйган таләпләргә туры килерлек итеп чыгыш ясадылар. Район данын яклап безнең мәктәптән Гатауллина Рузидә Рәсим кызы барды. Һәм “Милли гореф- гадәтләрне саклау” номинациясендә җиңүче булды. Аны бу бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын аңа!
-
Яңа ел белән! 24.12.2013
Яңа еллар килсен бәхет алып ,
Яңа еллар килсен елмаеп
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
Еллар бер-бер артлы шулай үтеп тора. Гомер үтә дә китә.Һәр ел күңелләрдә үзенчәлекле эз калдыра. Бу эз бары тик шатлык,сафлык булып кына саклансын иде.Йөзләрегездә һәрвакыт шатлыклы елмаю балкып торсын,беркайчан да сәламәтлек дигән олы бәхет сезне урап үтмәсен.Мәктәбебездә яңа елга әзерлек эшләре бара: сыйныфларны киендерәләр, биюләр , җырлар өйрәнәләр, газеталар чыгаралар һ.б. Кыш бабай белән Кар кызы килүен түземсезлек белән көтәбез.
-
Без тимурчылар!
20.12.2013
Әбиләргә бурычлы без,
Рәхмәтле без мең тапкыр.
Әгәр берәр эшең булса,
Әбием безне чакыр.
Узган атнада мәктәбебезнең Аркадий Гайдар исемендәге тимурчылар отряды “Буран” операциясе оештырды. Ялгыз әби-бабайларга кар көрәделәр.Изгелек эшләгәннән соң өлкәннәрдән рәхмәт сүзләре ишетүе үзе бер күңелле. Без аларга иң өметсез шартларда да җылы сүзебез, эшебез белән өмет чаткысы уятырга тырышыйк. Тикмәгә генә борынгылар: “Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул”-димәгәннәр. Бөтенебез дә әхлакый яктан да, гыйлем алу ягыннан да югары булыйк. Олыларга, кечеләргә, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик. Бергәләп кичерелгән шатлыклар, бергәләп кичерелгән борчулар, бергәләп ирешкән уңышлар гына хәтердә мәңгегә уелып кала. Миһербанлылык, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү мохтаҗларга ярдәм итү кебек сыйфатлар яшәү рәвешебез булсын иде.
-
К Дню Героя Отечества 13.12.2013
9 декабря отмечается замечательный день, который объединяет всех мужественных людей – мужчин и женщин, молодых и пожилых, военных и гражданских – День Героя Отечества. В школе этот день был отмечен классным часом, который традиционно провёл архивариус нашей школы, старейший и опытнейший историк Ахунов К.Г.
Ученикам 5-10 классов Каримулла Гильфанович рассказал об истории рождения этого праздника, упомянул о знаменитых людях, награждённых этим высоким званием, а ещё рассказал о современных героях – наших земляках, татарах, которые, выполняя свой гражданский долг - служа в армии, продолжают традиции, заложенные Мусой Джалилем, майором Гавриловым, девятью героями Советского Союза – выходцами из нашего района.
В конце мероприятия Ахунов К.Г. наградил классных руководителей, которые ведут с учениками своих классов исследовательскую работу по изучению истории родного края. Романтическую нотку в тему дня добавили своими концертными номерами ученики 8а, 8б классов Наталия и Милена Новиковы и Разиля Шайхиева.
-
Спидка каршы көрәш. 06.12.2013
«Спидка каршы көрәш» -дигән тема астында мәктәп күләмендә акция оештырдык. Акциядә “Лидерлык нигезләре” һәм “SMS -балалар”түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты. Алар укучыларга һәм укытучыларга кызыл төстәге ленталар тактылар. Нәрсә ул СПИД ? СПИДтан котылу чарасы бармы?дигән сораулар биреп,аларга җаваплар да яздырдылар. Түгәрәктә йөрүче укучылар бу акцияне беренче тапкыр уздыра һәм аның традициягә әйләнәчәгенә зур өметләр баглыйлар.Акция активистлары шундый гади юл белән дә бер-берсенә сәламәтлектән дә мөһимрәк бернәрсә була алмавын тагын бер кат исбатлап күрсәтә алды. Яшьлек – ул зур мөмкинлекләр чоры гына түгел, ә һәр кылган гамәлеңә җавап бирә торган вакыт та әле ул.
-
СПИДка каршы торыйк 05.12.2013
Ел саен 1 декабрь көнне СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Мәктәбебездә эшләүче “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән презентацияләр карадык, рәсемнәр ясадык, флеш моб (бию) әзерләдек.
-
Конференция 30.11.2013
Всем понятно, что птица лишь с двумя крыльями может полететь. Так и ученик достижений в учёбе может достигнуть только тогда, когда его ведут к знаниям учителя под одну руку и родители – под другую руку. Если этого не происходит, то любой ученик, даже самый талантливый и самостоятельный, когда-нибудь позволит себе расслабиться и затем, если не сможет взять себя в руки, отстанет от своих товарищей.
Понимая это, в школе 29 ноября состоялась родительская конференция, на которой были подняты важные вопросы. Так как конференция состоялась в конце ноября, то перед родителями выступили с богатой концертной программой, посвящённой Дню матери, таланты школы, подготовленные своими классными и художественными руководителями.
После концерта перед мамами и папами выступила заместитель директора по учебно-воспитательной работе Ахунзянова И.Р. на тему «Права и обязанности учащихся в семье, школе и социуме». Также выступил местный участковый Гиниятов И.М., обратив внимание собравшихся на необходимость контроля с их стороны за соблюдением ЗРТ-71, за соблюдением правил дорожного движения, за местонахождением детей (запрещено без контроля взрослых находиться без необходимости у водных объектов, оврагов).
Конечно же, без внимания не осталась главная обязанность учеников в школе – учёба. Директор школы Салахиев Н.Ю. познакомил родителей с итогами промежуточных тестирований и экзаменов по разным предметам, проведённых в течение 1 четверти и осенних каникул, и с планом проведения тестирований в районном масштабе. Акцент Накиф Юнусович сделал на неослабевающем внимании и государства, и районного и школьного руководства к успеваемости учащихся. И при этом удивляет равнодушие многих пап и мам, которые не считают необходимым выполнять свой главный родительский долг: не умеют даже включать компьютер, а не только заходить в электронный дневник; не проверяют дневник своего ребёнка, ленясь поставить даже подпись; не просматривают рабочие тетради – оставляя дело воспитания на самотёк, чем и пользуются многие нерадивые ученики.
В финале программы мероприятия родители увидели фотографии с разных мероприятий, проведённых в школе в период с августа по ноябрь включительно, демонстрация которых сопровождалась комментариями зам.директора по ВР Шакировым Н.Н.
После родительской конференции родители встретились с классными руководителями, которые обратили их внимание уже на классных проблемах.
-
Тәмәкегә каршы акция 28.11.2013
Бүген миллионлаган кеше яман гадәттән котылырга теләп, тәмәкедән баш тартырга тырыша. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, XX гасырда өзлексез тәмәке көйрәтүдән 100 миллион кеше һәлак булган.Тәмәке көйрәтүчеләр гадәттә, инфаркт, инсульт, үпкә рагы һәм башка авырулар белән еш авырыйлар.Русиядә 43,9 миллион өлкән кеше тәмәке тарта, шуның 60,2 проценты — ир-атлар, 21,7 проценты хатын-кызлар өлешенә туры килә.Уртача алганда, бер кеше көненә 17 тәмәке көйрәтергә мөмкин.Тәмәке көйрәтүгә бәйле авырулардан ел саен 350-500 мең кеше вакытсыз һәлак була икән. Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көненең максаты тәмәкегә бәйлелекне киметү, бу афәткә каршы көрәшкә барлык белгечләрне дә чакыру, тәмәке тартуның зыяны хакында кешеләргә аңлатма бирү.
Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә әзерлек кысаларында Котлы Бүкәш мәктәбендә “Лидерлык нигезләре” түгәрәгендә йөрүче укучылар белән акция үткәрдек. Акциядә барлыгы 15 лидер катнашты.Укучылар белән автосервис, “Изге ай”, сельпо кибете, Котлы Бүкәш авыл җирлеге, хокук саклау органнары белән очрашу булды.Урамда баручылардан, машиналарны туктатып сораулар алдык һәм күбесе тәмәке кеше организмына никадәр зыянлы икәнлеге хакында сөйләделәр. Ә без кайбер тәмәке тартучыларның тәмәкеләрен алып, аларга көнбагыш һәм конфетлар тараттык. Бу акция катнашкан балалар өчен тәрбияви чара, ә өлкәннәрне янәдән бер кат уйланырга мәҗбүр итә.
-
Егетләребез сынатмый.
28.11.2013
Гер спорты́, иң борынгы ярыш төрләреннән берсе. Бу ярышта да кемдер ота, кемдер оттыра. Узган атнада үсмерләр өчен“Дельфин” спорт комплексында гер күтәрү буенча район беренчелеге өчен ярыш булды. “Дельфин” гер күтәрү осталарын каршы алды. Безнең мәктәптән Абдуллин Ислам 3 нче урынны, Гобәйдуллин Айдар һәм Гыймадиев Ислам 2 нче урынны, Ильязов Ришат һәм Гыйләҗиев Рәсим 1 нче урынны яуладылар. Команда белән 2 урынга лаек булдылар.(Җитәкчеләре Рәис Гыймадетдинов).
Шушындый баһадир егетләребез, таләпчән җитәкчеләребез булганда мәктәбебез даны югалмас дигән өметтә калабыз. Әфәрин, егетләр!