Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Сингапурча уку 03.03.2015

Икенче, өченче март көннәрендә, Котлы Бүкәш мәктәбендә "Сингапур укулары" оештырылды. Якын киләчәктә без алган белемнәребезне гамәлдә куллана башларбыз дип өметләнәбез.
-
Эвакуация 02.03.2015

Егерме сигезенче февраль көнне мәктәбебездә эвакуация уздырылды. Барлык укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тиешле вакыт эчендә билгеләнгән урынга җыелып беттеләр.
-
Бәйрәм кичәсе 27.02.2015

Бүген мәктәбебездә 3 б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Г.Х.Фахриева) башлангыч сыйныф укучыларының әтиләрен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсенә җыйды. Кичәдә төрле уен укучыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды. Әтиләргә күңел җылысын биреп эшләнгән бүләкләр дә тапшырылды. Әтиләр үзләренең көчле, кыю, җитез булуларын тагын бер кат исбатлады. Чөнки гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йорт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләр кулында. Без алар белән горурланабыз. Аларга нык сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булып яшәүләрен телибез.
-
Спартакиада по волейболу РТ 25.02.2015

Поздравляем сборную команду девушек по волейболу занявшая III место в Спартакиаде учащихся Республики Татарстан среди девушек 1999-2000 г.р. который проходил с 19-21 февраля в п.г.т. Алексеевское. В составе Хасанова Р., Сорокина Я. (9б),Мухаметшина А. (9а), Хайрутдинова Н., Шайдуллина Л., Яруллина Г., Саттарова А.(8а).
Молодцы! Молодцы! Молодцы
-
Маршировка 24.02.2015

21 нче февраль көнне “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган маршировка булды. Чарада 5-11 нче сыйныфлар катнашты. Һәр сыйныф та бик яхшы әзерлек белән чыгыш ясады. Укучылар маршировка вакытында хәрби-патриотик җырларны зур осталык белән башкардылар: “Катюша”,”Три танкиста”,”Орленок” һ.б. Беренче урынны 11 б сыйныфы, икенче урынны 5б сыйныфы, өченче урынны 8аб сыйныфлары бүлештеләр. Барлык катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Хөрмәтле ир укытучылар, егетләр! 23.02.2015

Сезне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек , эшегездә, укуыгызда һәм киләчәк тормышыгызда зур уңышлар телибез.Беркайчан да күгебезне кара болытлар капламасын, тынычлыкта, татулыкта яшәргә язсын.
-
Якташлар белән очрашу 21.02.2015

20 нче февраль көнне мәктәбебездә Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Халык шагыйре якташыбыз Равил Фәйзуллин үзенең иҗатташ дуслары белән очрашуда булып киттеләр. Кичәдә “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, шул ук журналның шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Рузәл Мөхәммәтшин, Татмедиа ААҖ генераль директор урынбасары С.Н.Таишева, якташыбыз шагыйрә Сиринә Мөхәммәтҗанова , «Авыл офыклары» газетасының баш мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов та катнаштылар. Алар укучылар белән җанлы әңгәмә корып, үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Шагыйрьләр мәктәбебезгә татар телендә басылган күп санлы китаплар бүләк иттеләр, автографлар бирделәр. Бу очрашу укучылар һәм укытучылар күңелендә тирән тәэсир калдырды. Әдәбият елы уңае белән мондый очрашулар тагын булыр дигән өметтә калабыз.
-
Шәп вожатый бәйгесе 19.02.2015

17 нче февраль көнне районыбызның балалар иҗат үзәгендә «Шәп вожатый» бәйгесе булды. Анда безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Вәлиев Илсаф катнашты. Ул үзе белән сыйныфташ егетләрне һәм кызларны җанатарлар буларак алып барды. Алар Илсафка визит карточкасы бәйгесендә ярдәм иттеләр. Бәйге бик күңелле узды. Ә Илсаф “Самый яркий воҗатый” номинациясендә җиңүче булды. Алга таба да укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Тимурчылык эше 17.02.2015

Бүген, 17 феврвль көнне, 6а сыйныф укучылары “тимурчылык” эше белән ветеран укытучыбыз Адиуллина Хәтимә Вагыйз кызына бардылар. Алар ветераныбызга кар көрәүдә ярдәм иттеләр.
-
Соревнования по волейболу 14.02.2015

В спорткомплексе «Дельфин « прошли районные соревнования по волейболу среди сильнейших команд юношей и девушек на призы ИП Гарипова Р.Г. и посвященные 70-летию Победы в Великой Отечественной Войне.
Поздравляем команду девушек, занявшая 1 –ое место, в составе
которой: Хасанова Р. 9-б, Мухаметшина А. 9 -а, Каримуллина А. 9 -а, Хайрутдинова Н. 8-а,Шайдуллина Л. 8-а, Саттарова А. 8-а, Яруллина Г. 8-а. Команда юношей, занявшая 2-ое место в составе которой: Закиров И. 9-б, Садыков М. 9-б, Камалеев И. 9-а, Хуснуллин Р. 9-а, Шафиков И. 9-а, Хисамов Э. 7-б, Валиев И. 7-б, Сорокин И. 7-б
Лучшим игроком среди девушек стала: Хасанова Р. 9-б
Лучшим игроком среди юношей стал: Камалеев И. 9-а
Наша команда стала обладателем переходящего кубка
Молодцы! Так держать!












