Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Әкиятләр көне
06.06.2013
Бүгенге көнебез аеруча күңелле узды. Отрядлар “Колобок”, “Кәҗә белән сарык”, “Теремок” әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Киемнәре дә , җырлары да әкиятләренә туры килерлек итеп эшләнгән иде. Жюри әгъзалары итеп 10 нчы сыйныф кызларын чакырдык. Алар гадел бәя ясап нәтиҗәләр чыгардылар. Беренче урынны I нче урынга беренче отряд чыкты, II урынга икенче һәм өченче отрядлар лаек булдылар. Һәрбер балага да бүләкләр тапшырылды. Бүләкләүләрдән соң воҗатый балаларга әкияттән өзекләр укыды. Алар кайсы әкияттән икәнен әйттеләр. Төшке аштан соң яңгыр явып тору сәбәпле актлар залында мультфильм карадык.
-
Гала концерт «Созвездие- Йолдызлык»
05.06.2013
Бүген мәктәбебездә “Созвездие- Йолдызлык” бәйгесенең гала концерты булды. Аны балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә Котлы Бүкәш, Шомбыт, Биектау, Мәшләк мәктәпләре катнашты. Мәктәп каршында оештырылган бәйрәм сабантуй мәйданын хәтерләтте.Бәйрәмне балалалар иҗат үзәге директоры Иминова Рәйхана Гәбделбәр кызы ачып җибәрде. Ул балаларны бәйрәм белән котлады. Балаларның матур җырлары бөтен җиһанны яңгыратты. Асфальтка тынычлык, гаилә, универсиада турында рәсемнәр дә ясадылар. Балаларга бигрәк тә Рамил Хәсәнович оештырган уеннар, биюләр ошады. Барлык катнашкан балаларга да бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнән барыбыз да канәгать калдык.
-
Джентельменнар көне.
04.06.2013
Татар халкы элек-электән бәйрәмнәр ясап, күңел ачырга яраткан. Юктан бар ясап, бәйрәм булмаса, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр.
Хәзер дә халкыбыз нәкъ шулай күңел ачып, бәйрәмнәр оештырып яши. Һәркем сокланырлык туган телебездә шигырьләр, җырлар языла, яшь талантлар барлыкка килә. Ничек инде гөрләтеп бәйрәм итмәскә!Бездә бүген егетләр көнен үткәрдек. Нәкъ кызлар көнендәге кебек биремнәр бирелгән иде егетләргә дә. Соңыннан егетләргә төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды.Бигрәк тә балаларга Хәсәншин Рәзилнең, Гайфуллин Ринатның, Имаметдинов Инсафның, Фәхриев Рәсүлнең чыгышлары ошады. Егетләр бу көнне бигрәк чибәр, сөйкемле иделәр. Бәйрәм барысына да ошады.
-
Экскурсия 03.06.2013
1 июня ученики 10 класса ездили на экскурсию в город Казань, посвященный ко Дню защиты детей.
-
Җырлыйк әле!
03.06.2013
Җыр ул-хисләр дулкыны,
Җыр ул истә кала.
Кеше узган гомерен
Җыр белән искә ала.
Шәп кәефне җыр тагы да яхшырта, күңел төшенкелегенә бирелгән чакта җиңеллек бирә.Ә менә үзең җырласаң икеләтә рәхәтрәк булып китә.
Без дә көнебезне бүген җырлап уздырырга булдык. Гадәттәгечә иртәнге зарядка,
линейка, аштан соң актлар залына мендек. Җыр укытучысы Рәсим Хәмитович һәм укытучылар белән берлектә җырлыйк әле тапшыруын башладык.Телевизордан җырларның ике юлын куеп, калган юлларын балалар җырлап бетерергә тиешләр. Дуслык,тынычлык, әниләр, мәктәп туган як турында җырлар җырланды. Иң актив җырлаучыларга бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан урамда пионербол, футбол уеннары уйнадык.
-
Гиннес рекордлары көне.
02.06.2013
Могҗизаны барлык балалар да эшләргә ярата. Бигрәк тә нәни дуслар.Алар озынлыкка сикерүне дә зур могҗизага саныйлар. Бу көнне безнең лагерьдагы балалар төрле ачышлар ясадылар. Төрле кеше эшли алмый торган спорт күнегүләре, йөгерү, озынлыкка сикерү, озын чәч, кыска чәч, бер аякта тору, скакалкада сикерү,озак итеп көлү кебек кызыклы хәлләр күрсәттеләр.Катнашкан балаларга медальләр һәм конфетлар бирелде. Төшке аштан соң онытылып бара торган уеннар уйнадык( Аккалач,мәчкәрәшле, 12 таяклы, 7 банкалы).
-
Балаларны яклау көне.
01.06.2013
Мин тынычлык яклы! Асфальтка рәсемнәр ясау.
Бу көнебез шундый матур җыр белән башланып китте.Мәктәп каршына чыктык.Һәр отрядка мәйданчык бүлеп бирелде.Шунда балалар тынычлык күгәрченнәре, өй, балалар, кояш, чишмә кебек рәсемнәр ясадылар.Болар барысы да фотога төшереп барылды.Төшке аштан соң актлар залында Саманта Смит турында презентация күрсәтелде.Саманта Смит ул- тынычлык өчен көрәшүче 10 яшьлек Америка кызы.СССР ул вакытта илебез шулай атала иде.Президентка хат (Юрий Владимирович Андроповка) яза. Президентның хатын да нәни кызчык бик зарыгып көтеп ала.Һәм хатында илдә бары тик тынычлык булуын гына теләве турында яза.Самантаны безнең илгә гаиләсе белән кунакка чакыра..Артекта була,экскурсияләргә бара,гомумән илебезнең халыкларын ул бик ошата. Укучылар сораулар бирделәр. Бу укучыларга тынычлык дәресе дә булды.
Ә ике икенче сыйныф укучылары районның спорт комплексында 1 июнь- балаларны яклау көненә карата уздырылган бәйрәмгә чакырдылар. Анда төрле кызыклы конкурсларда катнашып бүләкләр алып кайттык.
-
Лагерь ачылу көне.
31.05.2013
Бу көнгә укучылар белән алдан әзерләнгән идек. .Иртә белән килүгә зарядка ясадык, иртәнге линейка уздырдык, иртәнге ашны ашадык та көнлек план белән таныштык.Бүген безнең лагерьда зур тантана-лагерь ачылу көне. Балалар җырлар ,биюләр әзерләделәр. Алдагы көнне воҗатыйлар белән лагерь ачылу планын төзедек. Ачкычны төрле юллар аша табуны оештырдык.Ә ачкычны беренче отряд беренче булып тапты.Татананың икенче өлеше актлар залында үтте. Вожатый балаларны лагерь ачылу көне белән котлады.Районан килгән грамоталар тапшырдык һәм концерт номерлары куелды. Төшке аштан соң актлар залында кино карадык. Көнебез күңелле үтте.Балалар матур рухта өйләренә таралыштылар.
-
Сәламәт булыйк! (Спорт көне)
30.05.2013
Кеше узенен тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы срессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора.Шуның өчен без лагерьда сәламәтлеккә карата күп чаралар уздырабыз.
Бу көнне балалар зарыгып көтте. Кем генә яратмый икән ул спорт ярышларын. Гадәттәгечә иртәнге линейкадан, аштан, зарядкадан соң спорт мәйданына чыктык. Физкультура укытучысы Рәис Гыйматдинович балаларны өч төркемә бүлде. “Улыбка”, “Чемпион”, “Созвездие”. Күңелле эстафеталар уздырылды.Спорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте.Балаларның тавышлары бөтен авылларны яңгыратты.Ахырдан “Улыбка” командасы җиңүче булды. Отрядларның уңышларын ватманга язып барырга дип сөйләштек. Әлегә өченче отряд беренче булып чыкты.Ул беренче урында бара.Төшке аштан соң балалар өчен кино карадык.Балалар спорт көнен лагерь барышында тагын уздыруларын сорадылар.
-
Лагерьда оешу көне
29.05.2013
Бүген, 2013 нче елның 29 мае лагерьга балалар килгән көн. Иртә белән килгәч тантаналы линейка җыйдык. Балаларны лагерь башлану көне белән котладык.Аларга исәнлек-саулык, озын гомер һәм лагерьда исән-сау гына ял итүләрен теләдек. Физкультура укытучысы Рәис Гыймадытдинович иртәнге зарядканы ясатты. Лагерьда зарядка ясау өчен ул җаваплы укытучы булды.Укучылар барысы да кәеф белән килгәннәр иде. Соңыннан балаларны отрядларга бүлдек.Воҗатыйларны шөбага салыпотрядларга билгеләдек. Вожатый һәр отряд та үзенең исемен, девизын,җырын, кричалкасын сайлаячагы, табигатьтә һәр отряд та үзенең почмагын булдырачагы турында әйтте. Балалар иртәнге аш ашадылар.
Отряд эшләре белән мавыгу сәбәпле төшке аш вакытын да сизми дә калганбыз. Төшке ашны ашадык.Бераз гына ял итеп гапләшеп тә алдык.Аннары актлар залына менеп балалар яраткан мультфильм карадык.Бераз уйнаганнан соң полдникларны алдык. Линейка җыйдык.Һәм күңелле рухта өйләргә таралыштык.Бүгенге көнебез шуның белән тәмамланып торды.