Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Милли банк музеенда 15.04.2025

3А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна белән берлектә Татарстан Республикасының Милли банкның музеенда булып кайттылар. Балалар төрле макетлар, экспонатлар һәм акча берәмлекләре белән таныштылар. Әлеге сәяхәт укучылар өчен бик кызыклы булды.
-
Балалар китабы атналыгы 14.04.2025

Гимназиядә 1- 11 нче апрель көннәрендә "Балалар китабы атналыгы" Бөтенроссия акциясе оештырылды. Быел әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланды һәм "Дәвамлы тарих" исеме астында узды.
Атна дәвамында укучылар китапханәче Зөлфия Рафаильевна белән берлектә:
- китаплар иленә сәяхәт кылдылар;
- мавыктыргыч әдәби әсәрләр һәм яңа геройлар турында белделәр;
- интеллектуаль уеннарда белемнәрен сынадылар;
- "Сугыш турында", "Сугыш елы балалары", "Юбиляр китаплар һәм язучылар" дип исемләнгән күргәзмәләр белән таныштылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239388%2F17584a1b47817acb20%2Fpl_wall_-216931602
-
Балалар бакчасы белән хезмәттәшлек 13.04.2025

Гимназия активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында "Космик квиз" үткәрделәр. Балалар Космонавтлар көненең тарихы белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар, кызыклы уеннар уйнадылар һәм флешмоб биеделәр.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239387%2F6fc29e1d655a8c1256%2Fpl_wall_-216931602
-
Космонавтика көне 12.04.2025

1961 нче елның 12 нче апреле- дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
Гимназиядә Космонавтика көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде:
- "Бөтен Галәмдә беренче" дип исемләнгән рәсем, китап күргәзмәләре, мәгълүмат почмагы оештырылды;
- Башлангыч сыйныф укучылары галәм темасына төрле поделкалар ясадылар;
- Укучылар белән викториналар, мастер- класслар уздырылды.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239386%2F9c585f1c0794287503%2Fpl_wall_-216931602
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 08.04.2025

7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.
Гимназия укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә "Сәламәтлекне ныгыт" акциясенә кушылдылар һәм тәнәфесләрдә флешмоб биеделәр, физик күнегүләр ясадылар. Китапханәче Зөлфия Рафаильевна укучылар белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрде. Сөйләшү барышында балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, кроссвордлар чиштеләр, видеоөзекләр белән таныштылар.
Укучылар "Сәламәт бул!" Бөтенрәсәй сәламәтлек дәресенә кушылдылар. Әлеге юнәлеш активисты Миндубаев Хәсән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә оештырды. Сынлы сәнгать укытучысы Гөлфинә Әсхәтовна "Сәламәтлек- зур байлык" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239385%2Fb58c9eec3111d89b6f%2Fpl_wall_-216931602
-
Мөһим сөйләшүләр -"Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне" 07.04.2025

7 нче апрель көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы "Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне" дип аталды. Әлеге көн- дәүләт бәйрәме, ул безнең халыкларыбызның патриотлык, бердәмлек, үз тарихыңа хөрмәт белән карау һәм гаделлеккә омтылуны чагылдыра.
Дәрес барышында укучылар видеоөзекләр карадылар, презентация белән таныштылар, фикер алыштылар. -
"Шигърият бакчасында" бәйгесе 06.04.2025

Гимназиянең 1В сыйныфы укучылары Галимуллина Асылъяр, Зарипова Мәдинә һәм Хәбибрахманова Дилия "Шигърият бакчасында" II шәһәр әдәби- иҗат бәйгесендә җиңү яуладылар һәм йомгаклау тантанасында катнашып кайттылар. Афәрин!
Укучыларны һәм җитәкчеләре Рамилә Рифатовнаны чын күңелдән ирешкән уңышлары белән котлыйбыз! -
"Сәйяр- 2025" театр коллективлары фестивале 05.04.2025

3 нче апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары катнашында "Сәйяр- 2025" фестиваленең шәһәр этабына йомгак ясалды. Быел "Сәйяр- 2025" фестивале бөек драматург Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган иде. Финалга 26 мәктәп һәм 18 балалар бакчасы театры үтте.
Гимназиябез укучылары әлеге бәйгедә Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен сәхнәләштерделәр һәм II урынга, 200 мең сум күләмендә сертификатка лаек булдылар. Афәрин, укучылар! Без сезнең белән горурланабыз!
"Бу безнең өчен зур нәтиҗә, зур җиңү! Укучыларыбыз бик сәләтле! Әлеге җиңү- уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә шатлыклы вакыйгалар, сөенечләр көтеп торсын!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Горурланабыз! 04.04.2025

Гимназиянең 2А сыйныфы укучысы Гиззатуллина Сәрбиназ "Йөрәкләрдә, уебызда, телебездә Тукай мәңгелек" шәһәр бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Сәрбиназны һәм җитәкчесе Резеда Фатыховнаны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 02.04.2025

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче 3А сыйныфы укучысы Жданов Алмаз "Открытый Кубок России МОКК Тольятти" бәйгесендә I урынны яулады. Алмазны һәм тренеры Илсур Илгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!










