Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
1 нче апрель- Халыкара кошлар көне 01.04.2025

Гимназиянең 3А сыйныфы укучылары белән берлектә "Кошлар- безнең дуслар" дип исемләнгән танып- белү сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр, кызыклы фактлар турында сөйләштеләр, мавыктыргыч уеннар уйнадылар: "Тапкырга табышмак", "Очты, очты, кошлар очты..", "Нәрсә артык?", "Тиз әйт". Ахырда укучылар төсле кәгазьдән аппликация алымын кулланып эшләнмәләр ясадылар. Балаларның кошлары матур һәм оригиналь килеп чыкты.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239384%2F79a1f74568d0ff8be5%2Fpl_wall_-216931602
-
Халыкара театр көне 31.03.2025

27 нче март- Халыкара театр көне. Шул уңайдан, гимназия активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында "Күләгә театры" исеме астында иҗади остаханә оештырдылар.
Чара барышында активистлар балаларга интерактив формада театрның нәрсә икәнен, аның төрләре һәм театрда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Балалар күләгә театры белән таныштылар, тамашаны кую өчен атрибутлар әзерләделәр һәм "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Чара "Беренчеләр хәрәкәте"нең традицион флешмобы белән тәмамланды.Видеога сылтама:https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239383%2Fab90bf28887a0cd7e7%2Fpl_wall_-216931602
-
Язгы лагерь 29.03.2025

Каникуллар җитү белән гимназиядә язгы лагерь эшли башлады. Лагерь көннәре бик кызыклы, файдалы һәм күңелле үтте. Укучылар белән төрле мастер- класслар, бәйгеләр, чаралар, флешмоблар үткәрелде. Көн тәртибе буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, иртәнге зарядка, саф һавада йөрүләр оештырылды.
Укучыларга күңелле каникуллар оештырган өчен лагерь җитәкчесе Фәния Наилевнага, укытучыларга бик зур рәхмәт! -
Горурланабыз! 21.03.2025

Гимназиябез укытучысы Сиринә Ринатовнаны "Ел укытучысы - 2025" бәйгесенең финалисты һәм "Өметле киләчәк" номинациясе җиңүчесе булуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиринә Ринатовна жюри әгъзаларына югары дәрәҗәдә әзерләнгән дәрес, сыйныф сәгате, методик остаханә һәм мастер- класс күрсәтте.
"Сиринә Ринатовна, сезнең тирән эчтәлекле һәм сыйфатлы чыгышларыгыз укучыларга, жюрига бик ошады! Без сезнең белән сокланабыз һәм горурланабыз! Киләчәктә уңышлар теләп калабыз!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
3 нче чирек нәтиҗәләре буенча тантаналы линейкалар 21.03.2025

Гимназиядә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча линейкалар уздырылды. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә актив катнашкан укучылар дипломнар һәм тәм- томнар белән бүләкләнделәр. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна язгы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде!
Ял итеп, көч җыеп барлык укучыларны 1 нче апрель көнне гимназиядә көтеп калабыз!
-
"Беренчеләр әкияте" проекты 20.03.2025

Республика күләмендә гамәлгә ашырыла торган "Беренчеләр әкияте" проектында укучыларыбыз актив катнаштылар. Проектның максаты- балаларны төбәгебездә яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм милли йолалары белән таныштыру.
Гимназия активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны Идел буе халыкларының әкият һәм риваять геройлары белән таныштырдылар.
Чара барышында балалар халык уеннары уйнадылар, "Беренчеләр хәрәкәте" нең флешмобын башкардылар. Очрашу дус һәм позитив атмосферада үтте!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239379%2F848b1e12ef47fc202d%2Fpl_wall_-216931602
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" бәйгесе 20.03.2025

Гимназиябез укучылары "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" дип исемләнгән шәһәр күләмендә үткәрелүче шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең район этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Безнең нәтиҗәләр:
- 2А сыйныфы укучысы Гиззатуллина Сәрбиназ- I урын (җитәкчесе Резеда Фатыховна);
- 3А сыйныфы укучысы Гараева Сәмирә- II урын (җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовна);
- 4В сыйныфы укучылары Галиева Эльвина һәм Галимуллин Рәйхан- II урын (җитәкчеләре Гөлчәчәк Мансуровна);
- 7А сыйныфы укучысы Фәхретдинова Ралинә- II урын (җитәкчесе Фәния Наилевна);
- 8А сыйныфы укучысы Шарапова Сылу- II урын (җитәкчесе Фәния Наилевна);
- 1В сыйныфы укучысы Зарипова Мәдинә- III урын (җитәкчесе Рамилә Рифатовна);
- 1А сыйныфы укучысы Ганиуллин Эльдар (җитәкчесе Рәмзия Рәлифовна), 4А сыйныфы укучылары Гараева Сәидә һәм Шарипова Руфинә (җитәкчеләре Дания Габдулловна) "Иҗади алым" номинациясе дипломнарына лаек булдылар. Афәрин!
Укучыларны һәм җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
"Россия- минем горизонтларым" курсы 20.03.2025

“Россия - минем горизонтларым” һөнәри юнәлеш бирү курсы кысаларында 8- 11 нче сыйныфлар "Алабуга Политех" колледжы вәкилләре белән очраштылар. Кунаклар укучыларны уку процессы, төрле юнәлешләр, студент тормышы, укудан тыш чаралар белән таныштырдылар. Әлеге очрашу укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы булды.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239380%2F72cb6bfac8a9c57bae%2Fpl_wall_-216931602
-
Котлыйбыз! 19.03.2025

Гимназиянең 9Б сыйныфы укучысы Махмутова Камилә "Мир науки" фәнни- гамәли конференциядә катнашып II урынга лаек булды. Камиләне һәм җитәкчесе Энҗе Ильдусовнаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз!
-
"Кырым турында сөйләшүләр" - интеллектуаль уен 18.03.2025

2014 нче елның 18 нче мартында Кремльдә Кырым һәм Севастопольне Рәсәй Федерациясе белән берләштерү турында Указга кул куелды. Әлеге тарихи дата уңаеннан, гимназиядә "Кырым турында сөйләшүләр" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, белемнәрен сынадылар.










