Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Кырым турында сөйләшүләр" - интеллектуаль уен 18.03.2025

2014 нче елның 18 нче мартында Кремльдә Кырым һәм Севастопольне Рәсәй Федерациясе белән берләштерү турында Указга кул куелды. Әлеге тарихи дата уңаеннан, гимназиядә "Кырым турында сөйләшүләр" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, белемнәрен сынадылар.
-
Экологик сәяхәт 17.03.2025

Халыкара елгалар көне уңаеннан, гимназия укучылары Татарстанның су киңлекләре буйлап мавыктыргыч экологик сәяхәткә чыктылар.
Китапханәче балаларга төбәкнең табигате, елгалары, аларның үзенчәлекләре һәм географиясе турында сөйләде. Укучылар Татарстан картасы аша һәр елганың үзәне, башы һәм тамагы турында белделәр. Шулай ук республиканың иң зур елгаларын атадылар, аларның кушылдыкларын өйрәнделәр.
Чара барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, төрле уеннар уйнадылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239381%2Feaf81034cfcf169611%2Fpl_wall_-216931602
-
Балалар бакчасы белән хезмәттәшлек
17.03.2025
Гимназия активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында яхшылык һәм изге эшләр турында сөйләшүләр үткәрделәр. Сөйләшү барышында балалар "Подари игрушку" акциясе белән таныштылар.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239382%2Fac8f754cedf4a072ab%2Fpl_wall_-216931602
-
Һөнәри юнәлеш 13.03.2025

Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, 8- 10 нчы сыйныф укучылары "Вкусно- и точка" тиз туклану челтәре оешмасы вәкилләре белән очраштылар. Килгән кунаклар укучылар белән интерактив һәм резюме язу буенча мастер- класс үткәрделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Кинодәресләр проектын гамәлгә ашыру 07.03.2025

Гимназиядә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" исемле проект актив эшләп килә. Әлеге дәресләр белем алу процессын баета, укучыларга яңа белемнәр һәм тәҗрибәләр бирә. 1- 11 нче сыйныфлар рухи кыйммәтләр турында "Честь имею", "Мост", "Дороги", "Шайба", "Ванька адмирал" фильмнары белән таныштылар.
-
Китапханә эшчәнлеге 06.03.2025

Гимназия китапханәсендә укучылар татар язучылары белән генә түгел, шулай ук юбиляр рус шәхесләренең иҗатлары белән дә танышалар.
Рус язучысы Пётр Павлович Ершовның тууына 210 ел булу уңаеннан, укучылар белән әдәби викторина үткәрелде. Алар Пётр Ершовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, "Конёк- Горбунок" әкиятен исләренә төшерделәр, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. -
"Ямьле" вокал төркеме белән очрашу 05.03.2025

"Беренчеләр хәрәкәте" оештырган "Классные встречи" проекты кысаларында гимназиябез укучылары "Ямьле" вокал төркеме белән очраштылар. Әлеге проект балалар өчен бик кызыклы һәм төрле өлкәдә эшләүче шәхесләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек. Килгән кунаклар үзләренең иҗат юллары белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Очрашу җылы һәм күтәренке рухта үтте!
-
Песиләр көне 04.03.2025

Илебездә язның беренче көнендә Песиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, гимназия китапханәсендә кызыклы очрашу оештырылды. Укучылар песиләрнең ничек эволюцияләнүе, дөнья буйлап таралуы, яңа токымнары ничек барлыкка килүе турында белделәр һәм китаплар белән таныштылар.
Кызыклы фактлар:
- Песиләр турында фән фелинология дип атала.
- Песиләр 60 кГц ешлыктагы тавышны да ишетә. Шуңа күрә тычканның тавышсыз гына хәрәкәте дә аларга ишетелеп тора.
- Песиләр йөздән артык аваз чыгара ала.
- Әгәр песи койрыгын болгый икән, димәк ул "уйлый". -
Котлыйбыз! 03.03.2025

Гимназиянең 9Б сыйныфы укучысы Махмутова Камилә шәһәр күләмендә үткәрелгән "Ломоносов укулары" конференциясендә II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Камиләне һәм җитәкчесе Светлана Фёдоровнаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз! -
Инглиз теле фәне атналыгы 01.03.2025

Инглиз теле фәне атналыгын йомгаклап, үткәрелгән чаралар:
- укучылар белән флешмоб бию;
- 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар белән 8 нче Март бәйрәме уңаеннан котлау открыткалары ясау һәм видео төшерү;
- 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында җыр бәйгесе оештыру.
Инглиз теле атналыгы бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239378%2F8029986a6d4745dafb%2Fpl_wall_-216931602










