Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Укытучылар көне 05.10.2018Бүген көнебез күңелле вакыйгаларга бик бай булды. 7 нче сыйныф укучылары барча укытучыларны мәктәп бусагасында каршы алып, чәчәк бәйләме һәм эмблемалар белән бүләкләделәр. Укытучылар өчен эчтәлекле концерт эзерләнде. Бәйрәм күңелле үтте.Бәйрәм белән Сезне, укытучым!Йөрәгемнең якын кешесе.Дөнья серен миңа өйрәтүчем.Яшь җаннарга — Ходай илчесе!Сезгә телим саулык, озын гомер,Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
-
ЮЛГА ЧЫКСАҢ, УЙЛАП ЧЫК! 01.10.2018
ЮИД төркеме бүген беренче сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты, мөктәптән кайсы маршрут белән кайтырга икәнен күрсәтте
-
Юлда йөргәндә сак бул! 27.09.2018
Юл йөрү кагыйдәләрен искә алу, аларны дөрес куллану турында сыйныф сәгате үтте. 7 сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре Татьяна Витальевна укучыларга юл билгеләрен,өйгә кайтуның куркыныч маршрутын искә төшерде.
-
Линейка тигезлән! 25.09.2018
Атналык линейкада мәктәптә эшләп килүче төркемнәр һәм аларның командирлары белән танышу булды. ЮИД, ДЮП һәи Юнармия төркемнәре үзләренең эшчәнлеге, максатлары, бурычлары турында тулы мәгълүмат бирде.
-
Җиңү волонтерлары 25.09.2018
Волонтерлар эшләрен башлап җибәрде. Алар бу эшнең нидән гыйбәрәт, кай ягы кызыклы икәнен төшенде. Алга бурыч һәм максатлар куеп шуларга ирешү өстендә көчне кызганмыйча эшләргә сүз бирде.
-
ЮИД төркеме нәниләргә аңлата! 25.09.2018
ЮИД төркеме "Тургай" балалар бакчасында кунакта. Нәниләргә юл хәрәкәте иминлеге, юл билгеләре, юлны дөрес итеп чыгу турында 4нчеләр мавыгып сөйләде һәм аларга үзләренең биюләрен һәм театральләштерелгән тамашасын күрсәттеләр.
-
Юл хәрәкәтенең яшь инпекторлары көч сынашты. 20.09.2018
Район үзәк мәдәният йортында бүген мәктәпләрдә эшләп килүче юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары очрашты. Безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучылары катнашты. Алар арасында көчле сынау башланды. Һәрбер команда үзенең осталыгын, сәхнәдә үз-үзен тотышын, җыр-биюгә сәләтен күрсәтергә тиеш иде. Нәтиҗәдә, кычганычка каршы, безнең команда көчлеләр исемлегенә керә алмады, әмма катнашу үзе бәхет дигән рухта калды.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 19.09.2018
Бүген укучыларга "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына информатика укытучысы Владимир Григорьевич сыйныф сәгате үткәрде. Монда интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, саклану чаралары турында сөйләнелде.
-
Ата-аналар җыелышы 18.09.2018
Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Монда авыл фельдшеры Закирова Гөлия Ислам кызы гриппка каршы прививка ясату турында чыгыш ясады. Шулай ук Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча өлкән инспектор, эчке эшләр капитаны Гуссамутдинов Илнур Шәүкәт улы янгыннан саклану чараларын санап чыкты, ата-аналарга балаларына аеруча зур игътибар бирергә киңәш итте. Мәктәп дирекциясе яңа уку елына планнар, яңа законнар турында сөйләде.
-
Варислар сафына кабул итү! 15.09.2018
Бүген 5нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү җыены булды. Балалар "Варислар кануннарын" төгәл үтәргә, тырышып укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечеләргә ярдәм итәргә сүз бирделәр.
Без варисың синең, Татарстан
Улларыңа лаек алмашлар.
Яшел,ак,кызыл төсләрне алган
Галстуклы безнең нык сафлар.