Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Ел Лидеры 2019" конкурсы 21.10.2019

"Ел Лидеры 2019" конкурсында безнең мәктәп укучысы Хәсәнова Илүзә катнаша. Ул үз-үзе белән таныштыру, проектын яклау кебек сынауларны үтәргә тиеш. Аңа уңышлар телик!
-
Татарча диктант 2019
19.10.2019
Бүген бөтен дөнья татарча диктант язды. Укучылар, укытучылар, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр- бар да диктант язарга мәктәпкә җыелдылар. Үз белемнәрен тикшерү барысы өчен дә кызыклы иде. Бердәм булып диктант язу бик файдалы булды.
-
Ата-аналар җыелышы! 11.10.2019

Химик һәм синтетик наркотиклар яшүсмерләр арасында киң таралыш тапкан чорда бу теманы читләтеп үтү мөмкин түгел. Шул максаттан, 7-9 сыйныф әти-әниләрен җыеп әлеге темага сөйләшү булып үтте. Җиңел накотикларны кулланучыларны ничек аерып була, әлеге афәт белән ничек көрәшергә дигән сорауга җаваплар эзләнелде.
-
Өлкәннәр ункөнлеге!
05.10.2019
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан мәктәп укучылары укытучылар белән үзләренә беркетелгән өлкәннәргә ярдәмләшергә барды. Аларның хәлләрен сорап эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук, педагог ветераннарны да профессиональ бәйрәмнәре белән котлап кайттылар.
-
Мәктәптә "Укытучылар көне!"
04.10.2019
УКЫТУЧЫ! Бәйрәм көнең бүген!
Чын куңелдән изге теләгем!
Авыр хезмәтеңә баш иярлек,
Ничек түзә икән йөрәгең?
Сабырлыгың кая яшеренгән?
Ул мәктәптә синең "күргәнең"...
Сокландыра бар эшеңне ташлап,
Алны-ялны белми йөргәнең...
Иртән күтәренеп эшкә барган
Беркемне дә әле белмим мин!
Күз алдыма килә, йокламыйча
Ничек үткәнен дә төнеңнең!
Кеше баласын да якын итеп,
Алар өчен утлар йотасың... -
Тынычлык күгәрчене 21.09.2019

"Тынычлык күгәрчене" исемле акция үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашып вафат булган ветераннарның исемнәрен язып шарга элделәр һәм шарлар күккә очырылды. Әлеге гамәл сугыш булмасын,кан коелмасын, ятимнәр һәм толлар булмаса иде дигән нияттә эшләнелде.
-
Кросс наций-2019! 21.09.2019

-
Экологик диктант 18.09.2019

Мәктәптә бөтен Рәсәй буенча уздырыла торган "Экологик диктант" язылды. Монда укучылар экология өлкәсендә булган белемнәрен сынап карады. Нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
-
Ата-аналар җыелышы. 11.09.2019

11 нче сентябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Монда укучылар, уку-укыту мәсьәләләре күтәрелеп чыкты.
-
Беренче сентябрь-Белем көне! 02.09.2019

Белем көне уңаеннан тантаналы линейкага укучылар, ата-аналар һәм укытучылар җыелды. Бәйрәм уңаеннан килгән кунаклар укучыларга котлау сүзләре, бүләкләрен җиткерде. Беренче сыйныфка быел ике ир бала килде, ә тугызынчыда 2 егет укыячак. Яңа уку елы котлы булсын!







