Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
3 нче декабрь-Билгесез солдат көне
03.12.2019
Илебездә бу көн зурлап үткәрелә. Укучылар сыйныф сәгатендә әлеге датаны янәдән исләренә төшерде, видеофильм, җанлы әңгәмә рәвешендә белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан Җиңү һәйкәле янын кардан чистарттылар.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2019

Сылу, гүзәл, сөйкемле әниләребезгә бүген бәйрәм ясадык. Бию, җыр, театральләштерелгән тамаша аша аларга мәхәббәтебезне җиткердек. Һәрчак йөзләрегездән елмаю китмәсен, кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен, кадерлеләребез!
-
Коррупция 28.11.2019

Укытучылар укучыларга коррупция турында һәрчак сөйләп, аңлатып торалар. Бүген дә башлангыч сыйныфларга әлеге темага карата сыйныф сәгате уздырылды.
-
Әниләр көненә әзерлек 24.11.2019

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.Рәхмәт, әнкәй, бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшьлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.Әниләр көне уңаеннан укучылар зур эшләр башкарды: стенгазета чыгару, чәчәк ясау, иртәнге аш әзерләү һ.б. Барлык әниләрне бәйрәм белән тәбриклибез!
-
Сүзлек көне 22.11.2019

22 нче ноябрь-бөек рус лексикографы һәм язучысы Владимир Даль туу көне. Бу көнне "Сүзлек көне" буларак билгеләп үтәләр. Татар теле укытучысы белән китапханәче укучыларны сүзлекләр, аларның төрләре белән таныштырды.
-
Республикакүләм милли татар сәнгате фестиваль-Конкурсы "Бәхет йолдызы" 22.11.2019

"Бәхет йолдызы-2019" конкурсында 3 нче сыйныф укучылары Ашрапова Адилә 3 нче урын, Миначева Ләйсән 2 нче урыннарны яулады. Ә 5 нче сыйныф укучысы Хусаинов Данияр 1 нче урынга лаек булды. Алар көчләрен шигырь сөйләү сәнгатендә сынадылар.
-
Тату сыйныф серләре 15.11.2019

"Тату сыйныф серләре" Республика конкурсының муниципаль этабында үз осталыкларын 5 нче сыйныф ата-аналар комитеты күрсәтте. Алар визитка буенча матур чыгыш ясады һәм проектларын яклады.
-
Халыклар бердәмлеге көне
29.10.2019
4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. Илебездә тынычлык, бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү булганда гына без көчле булачакбыз. Шул рухта сыйныф сәгатьләре, шахмат турниры үткәрелде.
-
Көзге бал 25.10.2019

Уңыш җыелды,
Аккошлар китте,
Матур көз ае-
Октябрь җитте.
Шаулап-гөрләп Көзге бал бәйрәме үтеп тә китте. Урта сыйныфлар арасында кайнар ярыш барды, алар беренчелекне алыр өчен видеороликлар, бию, театральләштерелгән тамашалар әзерләгән иделәр. Нәтиҗәдә, беренчелекне 6 нчы сыйныф укучылары яулап алды.
-
Парламент дәресе 24.10.2019

Авыл җирлеге үзидарә башлыгы Фәнил Фәрит улы белән берлектә тарих укытучысы Роза Сабирҗан кызы Парламент сәгате үткәрде. Дәүләт төзелеше, җирле үзидарә эшчәнлеге һәм башка темалар турында җанлы әңгәмә узды.







