Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Юлда йөргәндә сак бул! 27.09.2018

Юл йөрү кагыйдәләрен искә алу, аларны дөрес куллану турында сыйныф сәгате үтте. 7 сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре Татьяна Витальевна укучыларга юл билгеләрен,өйгә кайтуның куркыныч маршрутын искә төшерде.
-
Линейка тигезлән! 25.09.2018

Атналык линейкада мәктәптә эшләп килүче төркемнәр һәм аларның командирлары белән танышу булды. ЮИД, ДЮП һәи Юнармия төркемнәре үзләренең эшчәнлеге, максатлары, бурычлары турында тулы мәгълүмат бирде.
-
Җиңү волонтерлары 25.09.2018

Волонтерлар эшләрен башлап җибәрде. Алар бу эшнең нидән гыйбәрәт, кай ягы кызыклы икәнен төшенде. Алга бурыч һәм максатлар куеп шуларга ирешү өстендә көчне кызганмыйча эшләргә сүз бирде.
-
ЮИД төркеме нәниләргә аңлата! 25.09.2018

ЮИД төркеме "Тургай" балалар бакчасында кунакта. Нәниләргә юл хәрәкәте иминлеге, юл билгеләре, юлны дөрес итеп чыгу турында 4нчеләр мавыгып сөйләде һәм аларга үзләренең биюләрен һәм театральләштерелгән тамашасын күрсәттеләр.
-
Юл хәрәкәтенең яшь инпекторлары көч сынашты. 20.09.2018

Район үзәк мәдәният йортында бүген мәктәпләрдә эшләп килүче юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары очрашты. Безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучылары катнашты. Алар арасында көчле сынау башланды. Һәрбер команда үзенең осталыгын, сәхнәдә үз-үзен тотышын, җыр-биюгә сәләтен күрсәтергә тиеш иде. Нәтиҗәдә, кычганычка каршы, безнең команда көчлеләр исемлегенә керә алмады, әмма катнашу үзе бәхет дигән рухта калды.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 19.09.2018

Бүген укучыларга "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына информатика укытучысы Владимир Григорьевич сыйныф сәгате үткәрде. Монда интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, саклану чаралары турында сөйләнелде.
-
Ата-аналар җыелышы 18.09.2018

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Монда авыл фельдшеры Закирова Гөлия Ислам кызы гриппка каршы прививка ясату турында чыгыш ясады. Шулай ук Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча өлкән инспектор, эчке эшләр капитаны Гуссамутдинов Илнур Шәүкәт улы янгыннан саклану чараларын санап чыкты, ата-аналарга балаларына аеруча зур игътибар бирергә киңәш итте. Мәктәп дирекциясе яңа уку елына планнар, яңа законнар турында сөйләде.
-
Варислар сафына кабул итү! 15.09.2018

Бүген 5нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү җыены булды. Балалар "Варислар кануннарын" төгәл үтәргә, тырышып укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечеләргә ярдәм итәргә сүз бирделәр.
Без варисың синең, Татарстан
Улларыңа лаек алмашлар.
Яшел,ак,кызыл төсләрне алган
Галстуклы безнең нык сафлар.
-
Татарстан кроссы 2018 15.09.2018

Мәктәп укучылары укытучылар белән берлектә Татарстан кроссында катнашты. Бар да ярышка әзерләнеп, җиңәм диеп килгән иде. Укучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде, алар дүшәмбе көнне грамоталар белән бүләкләнәчәк.
-
Бөтенрәсәй шимбәлеге 15.09.2018

Бөтенрәсәй шимбәлеге безнең мәктәптә гөрләп үтте. Укучылар җәй буе тырышып үстергән бәрәңгене җыеп алдылар, мәктәп янын чүп-чардан арындырдылар. Көне буе эш туктап тормады. Мәктәп яны участогыннан ярыйсы гына уңыш җыеп алынды.







