• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

#Месячник_родного_языка

Опубликовано: 18.02.2022

18 нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әдип Ркаил Зәйдулла белән "Иҗат илһамлы булырга тиеш..." дип аталган җылы очрашу булып узды.

Бирегә Татарстанның язучылар берлеге әгъзалары Илсөяр Ихсанова, Факил Сафин, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Газинур Морат та килгән иде. Әлеге кичә җылы әңгәмә рәвешендә алып барылды.

Ркаил әфәнде үзенең иҗат юлы белән таныштырды:
"Илһамсыз иҗат булмый, - диләр. Мин үзем 8 яшьтә яза башладым. Аллаһ тарафыннан бирелгән табигый сәләт инде ул. Әлбәттә, бик күп башка шагыйрьләрне дә укыдым... Яшь чакта бит әле үзеңне бөек дип саныйсың, максималист буласың. Укый-укый, җитешсезлекләреңне ачасың, шикләнә башлыйсың...Шунда инде уңышка ирешү өчен талант кына түгел, күп укуның, холыкның да зур роль уйнавын аңлыйсың. Биографик тәкъдирең дә булырга тиеш..." дип тәмамлады ул сүзен.

Халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иткән әлеге бөек әдибебез белән чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Безнең өчен үрнәк шәхесебез татар теле дип җан атып яши.

Мин дә аның теләкләренә кушылып, "милләтебез яшәсен дисәк, туган телне саклыйк, кулланыйк, яратыйк, киләчәктә оныкларыбыз да үз туган телебездә сөйләшердәй булып үссеннәр" дигән теләктә калам.



К списку новостей