Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
#Месячник_родного_языка
Опубликовано: 04.02.2022Габдулла Тукайны кечкенәдән үк беләбез. Шагыйребезнең әкиятләрен тыңлап, җырларын җырлап, һәр яңа буын үсә. Бөек талант иясе булырга, һичшиксез, кечкенә Апушны туган җире - Арча районы Кушлавыч авылы һәм дә дөньяга күзе ачылган җир - Кырлай этәргәндер.
Без, 14 лицейның 6 сыйныф укучылары, туган тел укытучыларыбыз Мифтахова Э. Ф. һәм Әхмәдиева Р. Р. белән виртуаль сәяхәттә булдык.
Видеода матур язгы көн! Бөтен табигать яшеллеккә күмелгән! Безне кунакчыл Кырлай авылы, Тукай музее каршы алды.
Музейның аргы ягында данлыклы Ия елгасы ага. Ә аның ярларына агачтан ясалган шүрәле сыннары урнаштырылган.
Б/у урыннарда үзеңне чыннан да Тукай әкиятләрендәгедәй хис итәсең: агач Шүрәле телгә килеп: "Әйдә, кети-кети уйныйбыз!" - дияр төсле, ә Ия елгасы басмасында Су анасы безне күзәтеп утыра кебек.
Кырлай авылының тагын бер горурлыгы - Сәгъди абый йорты. Без монда бәләкәй Апуш яшәгән тормыш-көнкүреш белән таныштык. Мондагы кашага-пәрдәләр, савыт-сабалар, бишек - барысы да безгә нәни Апушның тормышын күзалларга ярдәм итте.
Бу виртуаль сәяхәт бик кызыклы булды. Г.Тукайның әсәрләренең геройлары Кызыклы шәкерт - Акбай - уйнап үскән киң болыннар да, Шүрәле яши торган кара урманнар да, Су анасы патшалык иткән Ия суы - барысы дв һәммәбезнең яраткан әкияти геройлары безне җылы каршы алып, озатып калдылар. Киләсе очрашуларга кадәр, дусларым!
К списку новостей













