Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
#неделя_родного_языка
Опубликовано: 23.04.2021Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар...
23 нче апрель көнне 4д һәм 5ю сыйныфы укучылары "Көрәштә кабынган язмышлар" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.
Бөек Җиңү көненә багышланган әлеге кичә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Укучыларның җитди карашы, күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләнгән тирән мәгънәле шигырьләр, җырлар, җәлилчеләргә багышланган махсус күргәзмә, истәлекләр - барысы да авырлыкларга бирешмичә, тирән иҗат җимешләре калдырган батыр шагыйрь, язучыларыбызга багышланган иде.
Аларның хезмәте, илебез каршында башкарган батырлыклары бәһасез! Аларны онытырга хакыбыз юк!
Кичә барышында, аның ни дәрәҗәдә мөһим булуын да аңладык: эчкерсез, тирән мәгънәле күзләр, яшьләребезнең өметле икәнлегенә инандырды. Шул тәэсирләр илә, без, ихлас күңелдән, барыгызны да якынлашып килүче Жиңү көне белән тәбриклибез! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын иде дигән теләктә калабыз!
К списку новостей













