• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Тукай укулары

Опубликовано: 23.04.2019

23 нче  апрельдә  Зәй шәһәренең  6 нчы мәктәбендә “Тукай укулары” дип аталган X региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

14нче лицейдан  әлеге конференциядә 4 укытучы һәм 4 укучы катнашты, болар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова Сәмәрә Минефаил кызы, Гыйльмуллина Гөлия Рашат кызы - ”Федераль дәүләт  стандарты кабул ителү шартларында татар теле дәресләрендә  инновацион  технологияләр куллану”,  Мифтахова Эльмира Флур кызы  - “Иҗади шәхес тәрбияләүдә инновацион технологияләрнең уңай яклары”, Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы – “Ашны бергә пешерсәң, куе була” темасы буенча бу конференциядә чыгыш ясап,  Диплом  һәм катнашучы Сертификатлары алып кайттылар.

Укучыларыбызга килсәк, алар да укытучы апаларыннан артта калмадылар, һәрберсе призёр Дипломын тотып өйләренә кайттылар, чыгышлары да төрле темалар буенча иде, мәсәлән: Мортазина Лилия, 9г -  “Башы бер, мәгънәсе мең...”, Вахитов Илфар, 9г -  “Иж Бубый мәдрәсәсе тарихында нәселем җепләре”, Кәлимуллина Адилә, 9г -  “Театрсыз шәһәр шәһәр түгел”, Пулатова Диләрә, 8в – “Түбән Каманың истәлекле урыннары буенча өстәл календары”.

Хөрмәтле  укытучыларыбыз һәм кадерле укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей