Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Заманча татар теле укытучысы – нинди ул?
Опубликовано: 22.04.201922 нче апрельдә Яр Чаллы шәһәренең 58 нче мәктәбендә “Заманча татар теле укытучысы” дип аталган региональ семинар үткәрелде.
Заманадан артта калырга теләмәгән татар теле укытучылары өчен семинар – Заманча татар теле укытучысы - нинди ул? Татар телен укытуда яңа технологияләр буенча үткәрелде.
Үзләрен камилләштерергә теләгән татар теле укытучыларын “Заманча татар теле укытучысы” семинары берләштерде. Алар татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары, цифрлы белем бирү ресурслары һәм башка кызыклы темалар буенча фикер алыштылар, мастер-класслар карадылар, чыгышлар ясадылар, тыңладылар.
14нче лицейдан әлеге семинарда 4 укытучы катнашты, болар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова Сәмәрә Минефаил кызы, Гыйльмуллина Гөлия Рашат кызы, Мифтахова Эльмира Флур кызы - “Татар теле дәресләрендә критик фикерләү технологиясен куллану”, Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы – “Интерактив укыту алымнары” темасы буенча бу конференциядә чыгыш ясап Диплом катнашучы Сертификатлары алып кайттылар.
Хөрмәтле укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













