Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Көйле, моңлы татар җыры - 2019” бәйгесе
Опубликовано: 03.04.2019Сандугач буласың килсә
Шигъриятнең талында,
Моң чишмәсе ургып торсын
Нәни йөрәк-җаныңда...
3 нче апрель көнне 14 нче лицейда Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның сыйныф коллективлары арасында “Көйле, моңлы татар җыры - 2019” бәйгесенең III нче төбәкара сайлап алу туры үткәрелде.
Анда 2 нче гимназия; 31, 33, 10, 7, 27, 28, 12, 3, 1, 9, 11, 15, 6, 2, 36, 29 нчы мәктәпләрнең җиңүче дип табылган сыйныф коллективларының хор (1-4 нче сыйныфлар арасыннан бик яхшы җырлаучы сыйныф коллективлары) тыңланды.
4 нче апрель көнне 26 нчы мәктәптә Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның сыйныф коллективлары арасында “Көйле, моңлы татар җыры - 2019” бәйгесенең III нче төбәкара сайлап алу туры үткәрелде. Анда 13, 22, 25, 32, 34 нче гимназия; 14, 35 нче лицей; 26, 18, 27, 36, 20, 21, 8 нче мәктәпләрнең җиңүче дип табылган сыйныф коллективларының хор (5-8 нче сыйныфлар арасыннан бик яхшы җырлаучы сыйныф коллективлары) тыңланды.
10 нчы апрель көнне 31 нче мәктәптә Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның сыйныф коллективлары арасында “Көйле, моңлы татар җыры - 2019” бәйгесенең III нче төбәкара сайлап алу туры үткәрелде. Анда 14, 24, 35 лицей; 1, 2 гимназия; 33, 19, 29, 36, 10, 31, 5, 7, 9, 11, 16, 20, 29, Кызыл Чишмә, Зур Афанас, Кама Аланы 2 нче мәктәпләрнең җиңүче дип табылган ансамбльләре тыңланды.
Бәйгедә 14 нче лицейдан 5 ю сыйныфы укучылары“Җил” - Луиза Батыр Болгари сүзләре һәм көе, татар халык җыры “Кәрия-Зәкәрия” белән катнаштылар.
Ансамбльдә 3 укучы чыгыш ясады: Батырова Җәмилә (8б), Воронина Елизавета (8б), Сереброва Анастасия (8б), аларның репертуарында “Кайтам әле туган якларыма” – С. Фәтхетдинов сүзләре һәм музыкасы, татар халык җыры - “Эх, тала, тала, тала” бик оста башкарылды.
IY этап – шәһәркүләм йомгаклау туры (2019 нче елның 24 нче апрелендә) И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырыла. Бәйгедә һәр төбәкнең 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлары арасында җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары һәм ансамбльләр арасыннан җиңүчеләр катнашачак.
Кадерле укучылар! Сынатмассыз, зур җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә ышанып калабыз!
Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз киләчәк буынга җиткерелер.
Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина
К списку новостей













