• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Яшь курайчылар - 2019” конкурсы

Опубликовано: 20.04.2019

Курайчылар курай уйнамас,      

Башкорт курайлары булмаса... 

19 нчы апрельдә   И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы  күләмендә укучы балалар арасында “Яшь курайчылар” фестиваль-бәйгесенең  ХVII нче шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде.

Бу бәйгедә 14 нче лицейның беренче ел гына оештырылган “Чулман энҗеләре” исемен йөртүче 2д сыйныфы укучылары һәм 3 елдан артык курай белән шөгыльләнүче  “Таң җилләре” ансамбленә йөрүче 5ю, в сыйныфы укучылары  катнашты.  2д сыйныфы репертуарында “Суда, суда”, “Алмагачлары”; 5ю,в репертуарында “Катюша”, “Солдатта булган диләр” көйләре аһәңле яңгырады, курай моңнары бөтен залга таралды. Җитәкчеләре Әмируллин Дилшат Минсәях улының тырышлыгы аркасында  2Д сыйныфы укучылары (беренче ел өйрәнүчеләр арасында)  II нче дәрәҗә Диплом;    5ю,в сыйныфы укучылары (3-5 сыйныфлар арасында)  II нче дәрәҗә лауреат Дипломы  белән бүләкләнделәр.

Конкурсның Рәсәйдә театр елы, Татарстанда эшче һөнәрләр елына  багышлап үткәрелүе  турында да әйтеп үтәргә кирәк. Быелгы фестиваль-бәйге укучыларыбыз хәтерендә озак сакланыр дип ышанасы килә.

 Кадерле укучыларыбыз һәм аларга ныклы белем, тәрбия бирүче Хәкимова В.Г., Кашипова А.Н., Филиппова С.А.,  ел саен “Яшь курайчылар” бәйгесендә  укучыларыбызны призлы урыннар белән сөендерүче, таләпчән, барлык көчен куеп эшләүче өстәмә белем бирү педагогы – Әмируллин Дилшат Минсәях улына сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей