• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Ач, шигърият, серләреңне...

Опубликовано: 27.03.2019

Татар халкының бөек шагыйре, якты кояшы, талантлы, милләтпәрвәр улы Габдулла Тукайның тууына быел 133 ел була.

Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” исемле сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Бәйге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышлап үткәрелде. Шигырь җанлы, әдәбият яратучы, сәләтле укучыларыбыз җыелган иде биредә.

19–20 нче март көннәрендә безнең лицейдан  да муниципаль бәйгенең 2 нче турында укучылар катнашты һәм репертуар да төрле иде:

     -  Нургалиева Айзилә (3г) – Г.Тукай “Шаян песи” – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идиятова Р.М.;

    -  Фәтхуллина Сәминә (3г) – Г.Тукай “Кончил дело, гуляй смело!” – укытучысы Чагина С.В.;

     -  Чумак Роман (3г) – Г.Тукай “Солнце и дождь”  – укытучысы Чагина С.В.;

     -  Тимофеева Валерия (4а) – Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәйфуллина Л.З.;

     -  Хәсәнҗанов Шамил (4г) – Г.Тукай “Бичара куян” – укытучысы Нуртдинова Ч.М.;

     -  Бәхтиев Тимур (5ю) – Г.Тукай “Яз галәмәтләре” – укытучысы Шмелева Л.Г.

     - Нуриәхмәтова Лилия (11б) – Г.Тукай  “Сөбханалла!”– татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әбуярова С.М..;

26 март көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең” дигән муниципаль сәнгатьле уку конкурсының йомгаклау туры үткәрелде.

III турда һәр яшь номинациясендә иң әйбәт чыгыш ясаучылар билгеләнде. Иң иңнәр арасында безнең лицей укучыларының да булуы сөендерә, менә алар:

-          1нче урын  -  Нургалиева Айзилә (3г) – Г.Тукай “Шаян песи” – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идиятова Р.М.;

-          3нче урын - Фәтхуллина Сәминә (3г) – Г.Тукай “Кончил дело, гуляй смело!” – укытучысы Чагина С.В.;

-          3нче урын - Нуриәхмәтова Лилия (11б) – Г.Тукай  “Сөбханалла!”– татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әбуярова С.М..;

Җиңүчеләрне котлыйбыз,  укучыларга рәхмәтебезне әйтеп, аларга уңышлар теләп калыйк!

Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина



К списку новостей