• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Мәдәният дөньясында...

Опубликовано: 21.12.2018

21нче декабрьдә Халыклар иҗаты йортында Россиянең атказанган, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерты үткәрелде.             

Шыгрым тулы зал... Могҗиза көткән күзләр үзләре дә сизмәстән, сәхнәдә төбәлделәр...һәм, ниһаять, менә ул, данлыклы ансамбль!!!

 Казан артистларына Түбән Кама Халыклар иҗаты йортында үз осталыкларын күрсәтергә насыйп булды. Аларның сәхнәдә оста итеп башкарылган биюләре, фольклор музыкасы, искиткеч зәвык белән тегелгән милли киемнәре безне үзенә җәлеп итте, соклану һәм горурлык хисләре уятты. Шуны да әйтергә кирәк:  концерт, нигездә, рус телендә алып барылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Фәридә Мирсәтовна белән бүгенге концертны карарга килгән 6г сыйныфы укучыларына да (сыйныф җитәкчесе Мифтахова Э.Ф.), әти-әниләренә дә, укытучыларга да Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбленең югары дәрәҗәдәге профессиональ чыгышы бик ошады. Концерт искиткеч, гаҗәеп матур булды!

 Концерттан чыкканда, бүгенге кичәдән берәүнең дә битараф калмаганлыгы күзгә ташланды: күтәренке кәеф, йөзләрдә елмаю, итагатьле сүзләр әйтү... Эх, гел шулай булса иде! Изге нур, җылы хисләр, күңел күтәренкелеге алыйм дисәң, концертка бар икән...

Хөрмәтле артистларыбыз!  Безнең җаннарыбызга иман нуры, рухи сафлык өстәвегез өчен Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлебез. Киләчәктә дә иҗади хезмәттәшлек өзелмәсен. Уңышлар Сезгә!

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей