• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Беркем дә каршы торалмый сәхнә әйләнешенә ...

Опубликовано: 20.12.2018

20нче декабрьдә Халыклар иҗаты йортында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты  Түбән Кама ”Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенең  чираттагы кичәсе үткәрелде.  Бу юлы ул  Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 30 еллыгына багышлап “Беркем дә каршы торалмый сәхнә әйләнешенә”исеме  астында үтте.

2019 нчы ел  Россиядә театр елы дип игълан ителде. Бүгенге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары белән очрашу кичәсенә бик күп кунаклар чакырылган иде. Аралар ерак булуга карамастан, Казан шәһәреннән якташыбыз, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Габдулла Тукай бүләге иясе Разил Вәлиев та килгән. Мәртәбәле кунаклар арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәребез мэры Айдар Рәис улы Метшин, шулай ук Гамил Әсхәдуллин җитәкчелегендә “Мунча ташы” артистлары да бар иде. 

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларына бу кичтә берничә образны уйнарга туры килсә дә, аларның сәхнәдә күңел биреп уйнаулары безне үзенә җәлеп итте, соклану һәм горурлык хисләре уятты.

Хөрмәтле артистларыбыз!  Безнең җаннарыбызга иман нуры, рухи сафлык өстәвегез өчен Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлебез. Киләчәктә дә иҗади хезмәттәшлек өзелмәсен. Уңышлар Сезгә!

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей