• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Без дәвамлы халык...

Опубликовано: 15.12.2018

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле...

Әткәм-әнкәмнең теле... Шундый газиз, җанга якын, кадерле шул ул тел! Тукаебыз да аның садә моңын,  тирән эчтәлеген тоеп, уй-хисләрен энҗе бөртекләре -  шигъри  юллар итеп тезеп  калдырган... Ә хәзер телне сөючеләр, туган телдә иҗат итүче, Тукай мирасын дәвам итүчеләр бармы соң? Әлбәттә, бар. Бүгенге көн татар әдәбиятын  яшәтүче, аңа чаткы өстәп торучы, әдәбиятның йөзек кашы булган  Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен шундыйларның берсе дип әйтсәк, һич тә ялгыш булмас...

Фәтхулла абый Абдуллин җитәкчелегендәге Түбән Кама шәһәре “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең  15 нче декабрьдә 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үткәрелде.

Кызыл Чишмәнең “Мирас” мәдәният йортында иҗат сөючеләр, шигырь уты белән янып яшәүчеләр җыелган иде.  

Зурлап килүчеләр арасында  шәһәребез кунаклары, язучы һәм шагыйрьләр, Р. Аймәт (җыр авторы)  - үз иҗатын башкарды, Илһам Хисмәтуллин, Флүр Гайнемөхәммәтов кебек талант ияләре дә бар иде. Аларның һәрберсе  дусларына иҗат чишмәләренең саекмавын,  каләмнәренең каралары кимемәвен теләделәр.

Мин дә бу изге теләкләргә  кушылам  һәм хөрмәтле “Кама таңнары” иҗади берләшмәсе әгъзаларын ихлас күңелдән шушы якты бәйрәмнәре белән тәбрикләп,  исәнлек, бәхет- сөенечләр,  зур уңышлар теләп калам!

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей