Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Күңелем тулы моң булгач...
Опубликовано: 14.12.2018Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,
Раслый алса яшәвенең олылыгын.
Матурлыкка, гаделлеккә хезмәт итсә,
Намусы пакь, иҗаты нык булыр аның.
14 нче декабрь көнне Г.Тукай исемендәге китапханәдә Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә булып узды.
“Күңелем тулы моң булгач” дип исемләнгән очрашуга Роберт Миңнуллинны күрергә, аның иҗат җимешләрен тыңларга дип килүчеләр гаять күп иде: шагыйрь Гәрәй Рәхим, Данил Салихов, Фәтхулла абый Абдуллин җитәкчелегендәге Түбән Кама шәһәре “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары һәм шагыйрьләре, китапханәчеләр, укытучылар, укучылар, шәһәребез зыялылары һ.б.
Танылган шәхесләр белән очрашу – истәлекле вакыйга, һәркемнең күңелендә ул мәңгегә уелып кала дигән күзлектән чыгып, һәр мәктәптән методик берләшмә җитәкчеләре, Р.Вәлиев премиясе җиңүчеләре һәм призерлары, номинантлары чакырылды.
Флур Гайнемөхәммәтов, Илһам Хисмәтуллин, Каенлы авылы үзешчәннәренең чыгышлары һәркемнең күңеленә сары май булып ятты, танылган шәхесләр, китапхапханәчеләр һәм Роберт Миңнуллинның үз иҗат җимешләрен укуы кичәгә тагын да ямь өстәде. Аларның һәрберсе Роберт Миңнуллинга иҗат чишмәсенең саекмавын, каләменең каралары кимемәвен теләде. Очрашу бик күңелле үтте. Бу кичәдән безнең лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова С.М., Идиятова Р.М. зур канәгатьләнү хисе белән рухи азык алып кайттылар.
Без дә кичәдә әйтелгән изге теләкләргә кушылабыз һәм Роберт Миңнуллинны ихлас күңелдән шушы якты бәйрәме белән тәбрикләп, исәнлек, бәхет, сөенечләр, зур уңышлар теләп калабыз!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













