Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Түбән Кама муниципаль районында “Татарча диктант - 2018” акциясе
Опубликовано: 11.12.201827нче октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең 15нче мәктәбендә һәм Түбән Кама муниципаль районы авыл мәктәпләрендә “Татарча диктант” акциясе узды.
“Татарча диктант” - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибар арттыручы белем бирү акциясе.
Акциядә катнашучыларга халкыбызның рухи тормышында һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олы шәхесебез Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән өзекне шәһәребезнең тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары (14нче лицейдан Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы), “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе, шагыйрә, 4 китап авторы Ралия Кәримова һәм Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәймарданова укыды. Әлеге акциядә укытучылар, укучылар һәм барлык теләк белдергән милләттәшләребез катнашты. Аларның саны 270кә җитте.
Бу акциядә безнең лицей укучылары һәм татар теле укытучылары актив катнашты.
Нәтиҗәдә: Җиһаншина Адилә, 8г һәм Нуриәхмәтова Лилия,11б сыйныфы укучылары “Татарча диктант - 2018” чарасында катнашкан өчен Сертификат алса, Сәйфуллина Ландыш Зиннур кызына “Татарча диктант – 2018” чарасының иң грамоталы катнашучысы, Идиятова Рәмзия Муллахмәт кызына “Татарча диктант – 2018” чарасында катнашып “5” ле билгесе алганы өчен Сертификат тапшырылды.
Афәрин, кадерле укучылар, укытучылар!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













