Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Ефәк баулы былбыл кош...
Опубликовано: 21.11.2018Халыклар иҗаты йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу үткәрелде.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары югары сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен Аяз Гыйләҗев әсәре буенча “Ефәк баулы былбыл кош” (“Соловушка с шёлковым пояском”) мелодрамасын тәкъдим итте.
21нче ноябрьдә 14 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучылары Хәкимова Венера Габделхәй кызы, Шмелева Ләлә Габделбәр кызы дуслары белән бергәләп яраткан язучыбыз әсәре буенча куелган мелодрама карап кайттылар.
Спектакль Халыклар иҗаты йортында булды. Әйтергә кирәк, мелодрамада Аяз Гыйләҗев әсәренең тәэсир көче тагын да арткан. Ә инде җанлы, тере, онытылмаслык итеп уйнаучы артистларыбызга килсәк, менә алар: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова; Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов; Татарстанның атказанган артистлары: Сәлим Мифтахов, Люция Галләмова, Лилия Мәхмүтова; артистлар: Айдар Фәтхрахманов, Лилия Камалиева - үзләренә тәмам гашыйк итте.
Шәһәребезгә килеп безне ял иттергәннәре өчен укытучылар исеменнән рәхмәт аларга!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













