Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Чибәркәй, Татар егете - 2018
Опубликовано: 23.11.2018Татар җыры, татар биюләре
Дәртләндерә безнең күңелне.
Җырлап-биеп яшик әле, дуслар,
Бушка уздырмыйк ла гомерне...
Татар халкым гомер буе үзенең кыя бөркетедәй батыр, ыспай егетләре, сылу, нәфис, уңган татар кызлары белән дан тоткан. Гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык.
Татар кызы... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле дә әле алар. Хатын-кыз – нәселне, милләтне, Халкыбызның олылыгын, бөеклеген саклап калырга бурычлы зат.
Татар халкым гомер буе нәфис, уңган татар кызлары һәм кыю, батыр егетләре белән дан тоткан.
Шәһәребездә менә шушы гореф-гадәтләрне үз эченә алган “Татар егете-2018” һәм “Чибәркәй–2018” конкурслары 9 ноябрьдә башланды. Бу конкурстан безнең лицей укучылары да читтә калмадылар. “Татар егете-2018” бәйгесендә вокал осталыгын уңышлы гына күрсәтеп 10а сыйныфы укучысы Садеев Ислам (Гыйльмуллина Г.Р. җитәкчелегендә), “Чибәркәй-2018” бәйгесендә үзенең актерлык осталыгын күрсәтеп 11б сыйныфы укучысы Нуриәхтәтова Лилия (Насыйрова М.С., Әбүярова С.М., җитәкчелегендә) финалга чыктылыр.
Татар халкының иң күркәм гореф-гадәтләрен үз эченә алган “Чибәркәй–2018”, “Татар егет–2018” конкурсының йомгаклау туры 23 нче ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелде.“Чибәркәй-2018” һәм “Татар егете–2018” бәйгесенең финалында шәһәребезнең 7 сылу, уңган-булган, гүзәл кызлары иң чибәр татар кызы исеме өчен ярышса, 6 ыспай егет туган телләрен, татар халкының тарихын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен белүдә ярышты.
И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае сәхнәсе идәннәренең никадәр нык булуын Түбән Кама шәһәренең иң затлы егет һәм кызлары сынап карады - сәхнәдә алар бер-бер артлы да, бергәләшеп тә үзләренең талантларын тамашачыларга күрсәттеләр.
Бәйгенең "Визитка" дип аталган беренче турында алар үзләре белән кыскача таныштырып үттеләр. Жюри әгъзаларының бу вакытта йөзләре бик җитди иде – катнашучыларның барысының да булган, уңган һәм "Татар егете-2018", “Чибәркәй–2018” исеменә лаеклы икәнлекләре күренә иде.
Егет һәи кызларның барысы да бик матур итеп татарча бии, сәнгатьле итеп шигырь сөйли һәм җырлый, һәммәсе дә төскә-биткә матур.
Бәйгенең икенче туры – “Сәләт”, ул да егет һәм кызларны баллар буенча чәчеп ташламады, аларның барысы да югары баллар белән бер тирәдә бөтерелделәр.
Конкурсның барлык сынаулары тәмамлангач, жюри төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне һәм “Чибәркәй-2018” бәйгесенең Җиңүчесе исеменә лаек булган кызны билгеләде. Бу исемне 14 нче лицейның 11 нче б сыйныфы укучысы Нуриәхмәтова Лилия Раушан кызы алды. “Татар егете–2018” бәйгесендә җиңүче дип 32 нче гимназия укучысы Хөснуллин Камил билгеләнде. 14 нче лицей укучысы Садеев Ислам Ирек улы бу бәйгедә III урынга лаек булды.
Егет һәм кызларны котларга сәхнәгә аларның җитәкчеләре, дуслары күтәрелде, моңарчы тамашачы булып алар өчен җан атып торган сыйныфташлары чолгап алды. Тантананың соңгы минутларында сәхнәдә аяк басып торыр урын да калмаган иде.
Кадерле укучыларыбыз һәм аларны шушы конкурска әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез.
Н.И.Габидуллина, милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













