Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Заман таләпләре белән бергә атлый...
Опубликовано: 19.11.2018Киләчәккә юл тотканда, безнең төп таянычыбыз бер генә – ул да булса, белемгә нигезләнгән Акыл.
Дамир Исхаков.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр кертү мөһимлеген ассызыклый. Укытучылар алдында телне саклап калу гына түгел, балаларда аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру бурычы да тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Шул максатны күздә тотып үткәрелгән “Ел укытучысы – 2019 ” конкурсыннан без дә читтә калмадык. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә безнең лицей укытучысы – Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы катнашып, сайлап алу турын узды.
15 нче ноябрь көнне исә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә конкурсның беренче туры булып үтте. Төп таләп - 20 минутлык мастер-класс күрсәтү иде. Укытучы аны “Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив укыту технологиясен куллану” дигән методик тема буенча үткәрде. Максаты: хезмәттәшләрен интерактив укыту технологиясе белән таныштыру, укучыларда универсаль уку гамәлләрен тормышка ашыру өчен уңай якларын күрсәтү, һөнәри осталык тәҗрибәсен туплау иде. Миләүшә Сәлмән кызы килеп туган проблемалар һәм аларның чишелү юлларын “Катлаулылык һәм тирәнлек”, “Күрәм, ишетәм, тоям”, “Рафт” алымы аша күрсәтте. Методлар үзләренең кызыклы, файдалы һәм нәтиҗәлелеге белән аерылып торды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова С.М., Сәйфуллина Л.З., Насыйрова Ф.М., Гыйльмуллина Г.Р., Вәлиуллина Л.Д., Габилуллина Н.И. төрлечә фикер йөртеп, проблемаларны чишү өчен бу алымнарның файдалы булуын практикада оста итеп күрсәтә алды.
Интерактив укыту технологиясе аша һәр укучыны уку материалын үзләштерү барышына җәлеп итәргә, укучыларның танып-белү кызыксынуын арттырырга, үзара аралашу күнекмәләренә өйрәтергә, лидерлык сыйфатларын тәрбияләргә, командада бергәләп эшләү күнекмәләре булдырырга, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен үстерергә ирешеп була дигән нәтиҗә ясалды.
Яңа технологияләр өлкәсендә алган белемнәрегез югары үрләр яуларга ярдәм итсә, без бик шат булыр идек. Иҗади уңышлар Сезгә, хөрмәтле коллега!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













