Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1065 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Заман таләпләре белән бергә атлаучы укытучыбыз!
Опубликовано: 26.11.2018Бәхетлеме кеше – илһамланып,
Янып эшләр эше булмаса?
Хезмәтендә тапкан куанычын
Бүлешердәй ише булмаса?
Бәхетлеме кеше – эшләренең
Нәтиҗәсен күреп куанса?
Еллар үткәч, үзенең яшьлеген
Шәкертендә күреп юанса?
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр кертү мөһимлеген ассызыклый. Укытучылар алдында телне саклап калу гына түгел, балаларда аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру бурычы да тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Шул максатны күздә тотып үткәрелгән “Ел укытучысы – 2019 ” конкурсыннан без дә читтә калмадык. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә безнең лицей укытучысы – Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы катнашып, сайлап алу турын узды.
15нче ноябрь көнне исә Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә конкурсның беренче туры булып үтте. Анда 18 татар теле һәм әдәбияты укытучысы 20 минутлык мастер-класс күрсәтте. Икенче турга шуларның 9 гына үтә алды: Насыйрова М.С. (14нче лицей), Усманова Р.Р. (31нче мәктәп), Грешкова Р. (11нче мәктәп), Галина В.М. (8нче мәктәп), Хөснетдинова Л.Ә. (35нче лицей), Сөнгатуллина Л.М. (1нче гимназия), Сибгатуллина Г.Г. (27нче мәктәп), Хөсәенова Э. (Кама Аланы 2нче мәктәп), Хаҗиева З.Г. (2нче гимназия).
26-27нче ноябрь көнне исә Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә конкурсның икенче туры үткәрелде. 2 көн дәвамында иң оста 9 укытучы гимназия укучылары белән 30 минутлык сыйныфтан тыш чара күрсәтте. Насыйрова М.С. 9нчы сыйныф укучылары белән “Җиде энҗе”дигән теманы алып ялгышмады, чөнки чара тирән эчтәлекле, тәрбияви иде. Бәхеткә каршы, 9нчы сыйныф укучылары аралашучан, кыю да, сәләтле дә булып чыктылар, бернинди әзерлексез җырлап та күсәттеләр, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”драмасыннан өзекне дә уйнап бирә алдылар. Алга куелган бурычлар бер-бер артлы чишелеп барганлыгы сизелми дә калды, “Җиде энҗе”дә: тел турында мәкальләр, туган җир, иман, гореф-гадәтләребез, мәхәббәт, дуслык, һөнәр сайлау – барысы да урын алган иде.
Сыйныфтан тыш чара аркылы да үзара аралашу күнекмәләренә өйрәтергә, лидерлык сыйфатларын тәрбияләргә, командада бергәләп эшләү күнекмәләре булдырырга, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен үстерергә ирешеп була дигән нәтиҗә ясалды.
Насыйрова Миләүшә Сәлмәновнаны IIIнче турга үтүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар Сезгә, хөрмәтле коллега!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













