Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
“Аҗаган - 2023” 24.04.2023
Бүген 11 нче мәктәптә “Аҗаган - 2023” хәрби-патриотик уен буенча ярышлар узды.Безнең гимназиябез командасы лаеклы 2 нче урын яулады.Чараның максаты - яшүсмерләрне гражданлык һәм патриотик тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.Молодцы укучылар,булдырдыгыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Яковлев укулары" конференциясендә 20.04.2023
Бүген безнең гимназия укучылары V Төбәкара фәнни-гамәли "Яковлев укулары" конференциясендә катнаштылар.7 нче б сыйныф укучысы Мухамедшин Самат-җиңүче,7 нче б сыйныф укучысы Габдрахманова Азалия-лауреат (фәнни җитәкчеләре Шигапова Б.Х) булдылар. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
«Яхшылык һәм ярдәм дәресләре» проекты 19.04.2023
СИБУР компаниясе һәм «Балалар авыллары - SOS» хәйрия оешмасы 14 апрельдә Казанда «Яхшылык һәм ярдәм дәресләре» проектын гамәлгә ашыру кысаларында семинар уздырды. Программа 2 блокка бүленде: җитәкчеләр һәм укытучылар өчен. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Мухамедшина Раилә Искәндәр кызы укытучылар өчен секция эше белән танышты. "Инклюзив белем бирү: максатлар, ресурслар, технологияләр".
-
Казаннан кунаклар 18.04.2023
Бүген Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиягә дә Казаннан кунаклар килде. Болар: “Ялкын” журналының редакторы Илназ Фазуллин, редакторның урынбасары Рәмзия Галимова, Татарстанның иң әйбәт блогерлары - Илнар Идрисов, Лиана Федорова һәм Алиса Дмитриева.
Кунаклар укучыларга туган телеңне, мәдәниятеңне үстерү, киң аудиториягә чыгару өчен нинди эшләр башкарырга мөмкинлеге турында сөйләделәр, осталык дәресе күрсәттеләр, медиамәктәпкә уку мөмкинлеге белән таныштырдылар. Безнең укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.Блогерларның автографларын алдылар. -
Бөтенроссия олимпиадасы 17.04.2023
9 апрельдән 14 апрельгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.Безнең гимназия укучылары лаеклы катнаштылар.Гайнутдинова Диляра 10а, Шахиева Ралина 8г сыйныф укучылары (җитәкчесе Булатов И.Ф.) призлы урыннар яуладылар. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Россия эше.Мөмкинлекләр заманы" 16.04.2023
Шимбә,15 нче апрель көнне ,безнең гимназиянең 9 нчы В сыйныф укучылары(сыйныф җитәкчесе Шаймухаметова Ф.М.) Бөтенроссия эшкә урнаштыру "Россия эше.Мөмкинлекләр заманы" ярминкәсендә катнаштылар.Укучылар туган шәһәребездә нинди перспектива һәм мөмкинлекләр барлыгын белделәр.ВУЗ һәм көллиятләр тәкъдимнәре белән таныштылар.
-
«Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләрен инновацион үстерү» 14.04.2023
14. 04. 2023 Н.В. Лемаев исемендәге «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләрен инновацион үстерү» республика яшьләр фәнни-гамәли конференциясе булды, андаүз эшләрен түбәндәге темалар буенча тәкъдим иттеләр:
«Альтернатив энергия» Гайфуллин Айнур, 11 сыйныф,
«Гидравлическая рука» (Хафизов Мөхәммәд, 11 класс һәм
“Электр двигателе моделе” Зиннәтуллин Илнур, 11 сыйныф.
Хафизов Мөхәммәд конференциядә җиңүче булды, ә Айнур Гайфуллин һәм Илнур Зиннәтуллин лауреат булдылар. Җитәкчене - физика укытучысы Нугманова Алсу Саримовнаны һәм укучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!Молодцы. Яңадан-яңа уңышлар телибез -
«Яшәү өчен 10 000 адым» 09.04.2023
8 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап,«Яшәү өчен 10 000 адым» бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Әлеге акциядә гимназиянең 7 Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шакирова Э.Н.) катнашты.
-
“Тотальный диктант” 08.04.2023
Бүген 10 сыйныф укучылары рус теленнән Халыкара “Тотальный диктант” акциясендә катнаштылар. Быел “Экология по Арсеньеву. Урок третий” дигән текст булды.
Акцияне оештырырга ярдәм итүе өчен Хафизова Гөлназ Рәйхатовнага, диктантны яздыручы рус теле укытучылары Шигапова Бәрия Халитовна һәм Набиева Светлана Ирековнага бик зур рәхмәт. -
"Абака" региональ математик уен 05.04.2023
5 нче апрель көнне 24 нче лицейда "Абака" региональ математик уен булды. Безнең гимназия командалары бик уңышлы чыгыш ясадылар. 4 нче сыйныфлар арасында 1 нче урын, 5 нче сыйныфлар арасында 3 нче урын, 6 нчы сыйныфлар - 3 урын. Молодцы балалар. Яңадан-Яңадан-яңа уңышлар телибез. Шулай ук балаларны әзерләгән өчен башлангыч сыйныф укытучысы Насыйбуллина Р. А. һәм барлык математика укытучыларына бик зур рәхмәт.