Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1368 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Күңелле вакыт 10.06.2024

"Каенкай" мәктәпалды лагере балалары "Гарфилд" мультфильмын карарга бардылар. Балалар бик күңелле итеп вакыт үткәрделәр.
-
225 ел элек Бөек рус язучысы А.С.Пушкин туган 06.06.2024

Бүген, бәйрәм уңаеннан безнең шәһәрдә һәйкәл ачылды һәм конкурста җиңүчеләрне котладылар. Алар арасында безнең укучыларыбыз да бар. 1 нче д сыйныф укучысы Кузьмина Яна, (сыйныф җитәкчесе Инсапова А.Р.)-3 нче урын, Юнусов Даян-2 нче д сыйныф укучысы (сыйныф җитәкчесе Мухамедшина Р.И.) -3 урын, Ризаева Эльвина-3 нче в сыйныф укучысы (сыйныф җитәкчесе Сайфутдинова Н.Н. )-2 нче урын, Ризаев Тимур-6 нчы Б сыйныф укучысы (укытучылары Шаймухаметова Ф.М.,Ситдикова А.Ф.) -1 нче урын яуладылар. Молодцы балалар. Котлыйбыз.
-
"Яхшы эшләр формуласы" 05.06.2024

Безнең шәһәрдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен масштаблы бәйрәм итү булды. "СемьЯ" шәһәр паркында "Яхшы эшләр формуласы" социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР компаниясе ярдәме белән оештырылган "Поколение ЭКО" II экология фестивале узды. Экология фестивалендә катнашучыларны кызыклы интерактив программа көтте: нәфис пленэр, фотосушка, иҗади мастер-класслар, мавыктыргыч экологик уеннар, ростовой курчаклар, әдәби-сәнгать күргәзмәсе һәм башкалар. Теләүчеләр «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең күчмә экологик лабораториясенең эш принциплары белән таныша алды. Шулай ук икенчел чимал җыю буенча күчмә пункт "Керемнәргә күчәләр" эшли. Безнең гимназиянең 2 д сыйныф укучылары(сыйныф җитәкчесе Мухамедшина Р.И.) пластик һәм алюминий шешәләр җыю буенча иң яхшы сыйныф булдылар. Тантаналы шартларда алар кинога билетлар белән бүләкләнде.Молодцы балалар.Котлыйбыз.Яңадан-яңа уңышлар.
-
Чәчәк ат, сирингарий, чәчәк ат! 03.06.2024

Чәчәк ат, сирингарий, чәчәк ат! «Н.В.Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте» студентлары Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучыларына ярдәмгә килделәр.Әлеге көллият вәкилләре , моннан бер ел элек Бакый Урманче бульварында ,Сибурның «Яшел формула» урман климаты программасы кысаларында төзелгән сирингарийны торгызуда катнашты. Ул вакытта 1000 гә якын сирень куагы утыртылды 36 төр. Һәм хәзер,әлеге көллият студентларының һәм гимназистларның гомуми бурычы - Идел буенда иң эре сирингарийны саклау һәм үстерү өчен күп көч һәм тырышлык кирәк!
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" 01.06.2024

1 нче июнь көнне безнең гимназиядә "Каенкай" мәктәпалды лагере үзенең эшен башлап җибәрде .Бүгенге иртәне балалар флешмобтан башлап җибәрделәр."Сәламәт тәндә-сәламәт акыл". Иртәнге аштан соң бергәләшеп Тукай паркына "Әкият -фестка"бардык. Балалар бик теләп төрле уеннарда,мастер-классларда,Тукай әкиятләре буенча викториналарда катнаштылар. Бүгенге көн бик күңелле үтте.
-
Олимпиадаларда җиңүчеләрне тәбрикләү 29.05.2024

29 май көнне Казан шәһәрендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләрне тәбрикләү булып узды. Түбән Кама шәһәреннән 26 җиңүче, 16 педагог һәм мәктәп директорлары арасында безнең гимназистлар,педагоглар һәм гимназия директорын күрү бик күркәм күренеш булды. Котлыйбыз.Киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
Физтех мәктәбе вәкиле белән очрашуда 16.05.2024

Кичә безнең гимназиянең 9 нчы ,10 нчы В,11 нче В сыйныф укучылары Долгопрудный шәһәренең Физтех мәктәбе вәкиле Идрисов А Р. белән очрашуда булдылар.Укучылар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Шәһәребезнең лаеклы кешеләре 13.05.2024

Җиңү көне уңаеннан, безнең гимназиябез укучылары тыл ветераннарын, шәһәребезнең лаеклы кешеләре Гимранов Наил Мухаметдинович, Лебедева Зинаида Федоровна, Тимербаева Фәүзия Тимергалиевна, Никитина Прасковья Александровна һәм Глухов Михаил Ивановичны котлап кайттылар. Аларга исәнлек-саулык,озын гомер теләделәр.Тагын озак еллар безгә үрнәк булуларын теләделәр.
-
Җиңү парадында 09.05.2024

Безнең гимназиябезнең егетләре Җиңү парадында чыгыш ясадылар. Алар югары дәрәҗәдә әзерлек, чыдамлык һәм үрнәк күрсәттеләр.
-
Җиңү Парадында, күмәк биюдә 08.05.2024

Безнең 7 нче сыйныф укучылары - Җиңү Парадында, шәһәребез укучылары белән бергә, күмәк биюдә катнаштылар. Дөньялар тыныч-күк йөзе аяз булсын. Батыр бабаларыбызның, әбиләребезнең батырлыгы беркайчан да онытылмасын.











