Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Балаларны яклау көне 01.06.2023
Бүген “Каенкай” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере балаларының көне вакыйгаларга бик бай иде.1 нче төркем балалары "Великлар" паркында урнашкан музейда булып кайттылар. 2 нче төркем балалары "Фактория" базасында урнашкан зоопаркта булдылар. 3 нче төркем балалары Сәнгать мәктәбендә булып,күргәзмә белән таныштылар. 4 нче төркем балалары "Кванториумда булдылар. Балалар бүген бик күп кызыклы мәгълүмат алып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Муниципаль Спартакиадада 31.05.2023
Бүген безнең гимназиянең аталар советы командасы XIII муниципаль Спартакиадада 1нче урын өчен диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.
-
"По дороге всей семьей" муниципаль конкурсы 29.05.2023
1 нче В сыйныф укучысы Миннибаева Латифаны (сыйныф җитәкчесе Мухаметьянова.М.) "По дороге всей семьей" муниципаль конкурсының "Изучаем ПДД на примере взрослых " номинациясендә 3 нче урын белән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Сәләтле балалар фестивале 27.05.2023
Нефтехимиклар паркында Сәләтле балалар фестивале узды. Тантаналы чарада яшь Түбән Кама халкын хөрмәтләделәр, алар укуда, спортта һәм сәнгатьтә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны хөрмәтләделәр. Җиңүчеләрне Түбән Кама мэры Рамил Муллин котлады.
Молодцы балалар һәм аларны әзерләгән укытучылар Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез. -
Соңгы кыңгырау…. 25.05.2023
Бүген Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 11 нче сыйныфны тәмамлаучы егет-кызлар өчен соңгы кыңгырау И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр ижаты сараенда чыңлады. Зур тормыш юлына аяк басучы укучыларны Түбән Кама районы Башкарма комитете житәкчесе урынбасары (социаль мәсьәләләр буенча) Мәхмүтов Айзат Гамир улы котлады һәм фән олимпиадаларында жиңү яулаган укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Һәм шулай ук гимназияне тәмамлаучы һәм бүгенге көндә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте житәкчесе Фәретдинов А.Р. бәйрәмгә килде.
Гимназия директоры Гаязова Айгөл Нильсон кызы укучыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады һәм алдагы имтиханнарына уңышлар теләде.
Унберенчеләрне тәбрикләргә 1 нче сыйныфлар да сәхнәгә чыкты. Бик матур шигырьләр сөйләде алар. Һәм, ниһаять, сәхнәдә мәктәп вальсы! Чыгарылыш укучылары традицион вальс биеделәр, мәктәп белән саубуллашу җырлары җырладылар, укытучыларына һәм мәктәп администрациясенә рәхмәт белдерделәр. Балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары бу көнне зур дулкынлану белән уздырып җибәрделәр. -
Истәлеккә ЧЫРШЫЛАР 24.05.2023
Сизелми дә үтеп китте мәктәп еллары. Бүген,11 нче сыйныф укучылары гимназиябез бакчасына, истәлеккә ЧЫРШЫЛАР утырттылар.
Уңышлар Сезгә безнең кадерле укучыларыбыз. -
“Славян язуы һәм мәдәнияте көне” 23.05.2023
Гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Хафизова Гөлназ Рәйхәт кызы һәм Нәбиева Светлана Ирек кызына “Славян язуы һәм мәдәнияте көне” чарасы кысаларында рус телен саклауга керткән өлешләре һәм мәдәни-рухи кыйммәтләр өчен шартлар тудыру буенча актив эшчәнлекләре өчен Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль башкарма комитеты мәгариф идарәсенең мактау грамоталары тапшырылды.
Котлыйбыз. -
"Президент ярышлары" 19.05.2023
17-19 нчы май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы узды.Безнең шәһәребезнең данын безнең гимназия укучылары яклады.3 көн дәвамында барган ярышларда 18 команда көч сынашты.Бөтен команда да бик көчле көндәш иде,ләкин безнең гимназиябез укучылары командасына тиңләр юк иде.Безнең команда лаеклы 1 нче урын яулады.Балалар көз көне "Орленокка" баралар.Балаларны әзерләгән өчен Махъянова Г.Г. һәм Булатов И.Ф.бик зур рәхмәт .Шулай ук гимназиябез администрациясенә,укытучыларга һәм әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Молодцы балалар. Горурланабыз.
-
Истәлекле бүләк 18.05.2023
11 нче А,Б,В сыйныф укучылары үзләреннән истәлек итеп, нәни,1 нче сыйныф укучыларына, укуда уңышлар теләп глобус бүләк иттеләр. Рәхмәт Сезгә, имтиханнарда бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.Теләгән уку йортларына керүегезне телибез.
-
“День Победы” дип исемләнгән концерт 15.05.2023
Бүген 10 нчы Б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Клюге Л.И белән бергә “День Победы” дип исемләнгән концертка бардылар. Укучылар сугыш чорында яңгыраган, башкарылган җырларны тыңлап кайттылар.