Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
«ХимикУМ» - химик белемнәр лабораториясе» 12.05.2023
2022 - 2023 уку елында «ХимикУМ» 35 нче лицей проекты - «ХимикУМ» - химик белемнәр лабораториясе» ПАО «СИБУР» программасының VIII грант конкурсында җиңүче булды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында һәм химия фәненә, башка табигый һәм төгәл фәннәргә ярдәм итү һәм аларны үстерү, табигый фәннәрне үстерү һәм химия тармагын карьера үсеше һәм үсеше өчен перспективалы буларак популярлаштыру максатыннан, "ХимикУМ" химик интеллектуаль уены уздырыла, ул бүген Түбән Кама районының кызыксынучы укучыларын, шулай ук жюри әгъзаларын - НХТИ, Н.В.Лемаев исемендәге КНН һәм 35 нче лицейны җыйды.
Уен шәһәребезнең төп бәйрәмнәренең берсе - Химиклар көне алдыннан узды.
Шәһәрнең 8-11 нче сыйныф укучылары арасыннан 22 команда катнашты. Уенчылар уен модераторының, Татарстанның атказанган укытучысының, укытучыларның катлаулы һәм кызыклы сорауларына җавап бирделәр.
Безнең гимназия командасы лаеклы 3 нче урын яулады. Молодцы.Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез -
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын! 10.05.2023
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Җиңү һәйкәле янында 09.05.2023
Бүген безнең гимназия егетләре Җиңү һәйкәле янында каравыл тордылар. Молодцы егетләр. Горурланабыз. Җитәкчеләре Курбанов Дамир Наилевич.
-
Хәтер дәресе 06.05.2023
6 май көнне,безнең гимназиябезнең тарих укытучысы Шакирова Э.К.7 нче Б сыйныф укучылары белән бергә Хәтер дәресен Мәңгелек ут янында үткәрделәр.Укучылар якташ геройлар һәм Ватаныбызны яклаган бабалары ,туганнары турында сөйләделәр.
-
Атлетика эстафетасы 04.05.2023
Бүген Түбән Камада "Нижнекамская правда" газетасы призына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган 56 нчы традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Чарада мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашты. Безнең гимназия укучылары бик актив катнаштылар һәм лаеклы 1 нче урынны яуладылар. Молодцы укучылар.Котлыйбыз
-
"Мәңгелек тел" 02.05.2023
Безнең гимназиянең 8 нче а сыйныфы укучысы Хәмзин Камил (җитәкчесе Сабирова Л.А.)"Мәңгелек тел" республика лингвистика конкурсында "Эрудит" номинациясендә призер булды.Молодец Котлыйбыз.Яңадан-яңа уңышлар телибез
-
«Цифрлы җәмгыятьтә физик һәм астрономия» 28.04.2023
Безнең гимназия укучылары, физика укытучысы Ногманова Алсу Саримовна җитәкчелегендә, КФУның Алабуга институтында урта гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен оештырылган һәм үткәрелгән «Цифрлы җәмгыятьтә физик һәм астрономия» региональ фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Хафизов Мөхәммәд җиңүче булды, Гайфуллин Айнур, Сатдаров Кәрим, Хәсәнова Гөлия, Гарифуллина Азалия, Мөхәммәтшина Азалия - призерлар! Гайфуллина Айгөл Фәритовнага һәм Сатдарова Софья Зияевнага катнашуны оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдердерәбез.Укучыларга яңадан-яңа уңышлар телибез. Молодцы.
-
"Бала белән Күбәләкне" 27.04.2023
2 нче В сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Сайфутдинова Н.Н.) Тукай паркына килгән кунакларга "Бала белән Күбәләкне" сәхнәләштереп күрсәттеләр.Молодцы балалалар.
-
Тукай язы – Тукай бәйрәме 26.04.2023
Апрель...Безгә Тукайны бүләк иткән ай....Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе. Без дә бүген “Язлар Тукай белән килә” дип исемләнгән чара уздырды. Үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга, аның иҗатына карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга теләдек. Бәйрәмдә “СИБУР” дан килгән вәкил Черных Н. В., гимназия укучылары катнашты. Әлеге очрашу җанлы һәм күңелле узды. Аеруча әлеге чараны уздыручы татар телчеләренә, Сайфутдинова Нурия Нурисламовна 2 нче в сыйныфы укучылары белән “Бала белән Күбәләк” не сәхнәлштереп күрсәттеләр,Габдуллина Гөлнара Рафиковна Сафиуллин Нафис, 6б класс укучысы, кечкенә Апуш кебек “Туган тел”не рус телендә искитмәле матур итеп сөйләде, Кашапова Ләйсән Сөләймановна Гарифуллин Әмирхан скрипкада “Әллүки”не уйнап, матур итеп “Карлыгач” ны сөйлде, чараның йөзек кашы “Сибур егетләре” 10 нчы В татар биюе белән сокландырлылар,Хайруллина Рәмзия Әхәтовна һәм Петрова Рамина Николаевна татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” не 3 нче А сыйныфы укучылары башкаруы .Алып баручыларыбыз Ралиф белән Әдиләгә бик зур рәхмәт
-
"Speaking Contest" дигән конкурсында 25.04.2023
Гимназия укучылары "Speaking Contest" дигән VI Республика ораторлык осталыгы конкурсында катнаштылар. Ризаев Тимур (җитәкчесе Харисова В.С.) 3 нче урын, Шалфеева Виктория (җитәкчесе Ханнанова Г.Р.) 3 нче урын яуладылар, Гасимова Динара (җитәкчесе Шәмсетдинова А.Р.) лауреат булды. Молодцы .Котлыйбыз.