Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Җанлы очрашу 31.10.2018

30 нчы октябрь көнне шәһәрнең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә эшләп килүче ата-аналарның “Хәят” клубы кабаттан Г.Камал исемендәге театрның танылган артистларын җыйды. Әсхәт Әсадулла улы Хисмәт, Рушания Хөснетдин кызы Юкәчева, Гүзәл Илгиз кызы Шакировалар белән бик җанлы аралашу булды, тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Залда Әсхәт Хисмәтнең мәктәп елларын шаярту катыш искә алып сөйләвен, Раушания Юкәчеваның ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан ничек итеп пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнеп чыныгу алуын да зур игътибар белән тыңладылар. Яшь булуына да карамастан танылып өлгергән Гөлназ Шакирова да остазларыннан калышмады: "Артист булу балачак хыялым иде,тормышка ашты ул минем,- дип башлады сүзен.- Марсель Сәлимҗановка ничек итеп керү имтиханын тапшыруым бүгенгедәй хәтеремдә,- дип якты хәтирәләрен, тормышын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Очрашуның җанлы үтүе беркемне дә битараф калдырмады. Залны тутырып килгән мөгаллимнәр, әти-әниләр, әби-бабайлар бу очрашудан бик канәгать булып калдылар. “Бу күңелле очрашулар һәрдаим кабатланып торсын, Казан –Чаллы, Чаллы – Казан арасын тагын да якынайтсын, -диде гимназия директоры Фирдүсә Фәнәвис кызы Әюпова. -
Татарча яз! 30.10.2018

27 нче октябрь көнне “Бөтен дөнья татарча яза” акциясе кысаларында Татарча диктант Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә үткәрелде. Диктант язарга теләүчеләрне ана телендә яңгыраган көй- җыр белән каршы алдылар,теркәп бардылар.
Бу чарада, күпсанлы әти – әниләр белән беррәттән, теләге булган барлык кеше катнаша алды. Диктант өчен Г.Исхакыйның “Көз” хикәясеннән бер өзек тәкъдим ителде.
“Быел язарга теләк белдерүчеләрнең аеруча күп булуы сөендерә, бу-бик яхшы күренеш. Алга таба шушылай дәвам итсен, телебезнең киләчәге дәвамлы булсын, халыкны дөрес язарга өйрәтүгә файдасы тисен",- диде гимназия директоры Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы. Җәүһәргә тиң кыйммәтле сүзләрегезгә өстәп, амин диясе генә кала. -
"Хәят" клубында очрашу 26.10.2018

30 октябрь көнне, сәгать 18:00 - 2нче гимназия актлар залында “Хәят” клубында чираттагы очрашу!
Бездә кунакта:Шакирова Гүзәл Илгиз кызы – Татарстанның атаказанган артисты – 2015
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы - Татарстанның халык артисты – 2003
Юкачева Раушания Хөснетдин кызы - Татарстанның атаказанган артисты, Татарстанның халык артистыКерү ирекле! Рәхим итегез!
-
День правовой помощи гражданам «Детский вопрос» 26.10.2018

31 октября 2018 года Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан совместно с председателем Комитета по социальной политике Государственного Совета Республики Татарстан С.М.Захаровой, республиканскими министерствами и ведомствами запланировано проведение Дня правовой помощи гражданам «Детский вопрос».
Данное мероприятие пройдет на базе МАУДО «Городской дворец творчества детей и молодежи №1» г. Набережные Челны (б-р Цветочный, д.16 (Новый город, 22/04)), тел. +7(8552)-56-91-15.
-
Татарча диктант "Яз" 25.10.2018

2018 елның 27 октябрендэ 13:00 - 2 нче санлы Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендэ татарча диктант яздырыла.
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
Рэхим итегез!
-
Поздравляем! 24.10.2018

20 октября в ПОУ "Набережночелнинская автошкола ДОСААФ РТ" в целях увековечивания исторической памяти легендарных российских оружейников, активизации деятельности военно-патриотических клубов и определения уровня результативности работы по огневой подготовке учащихся, прошел отборочный тур первенства, в котором приняли участие юнармейские отряды Автозаводского, Комсомольского, Центрального районов, в том числе и учащиеся нашей гимназии. В рамках соревнований участники производили сборку-разборку автомата, стрельбу из автомата, снаряжение магазина автомата, приняли участие в командной эстафете и ответили на вопросы теста "Оружейники и стрелковое оружие России".
Поздравляем команду учащихся 6-7 классов, занявшую 1 место, и команду учащихся 9-11 классов, занявшую 2 место, в районном этапе городского соревнования по огневой подготовке учащихся. Объявляем благодарность учащимся и преподавателю ОБЖ Мугинову Фаику Фоатовичу.
-
Котлыйбыз! 22.10.2018

"Татарстан хәзинәләре" шәһәр программасының 1нче очрашу уены буенча I урын яулаган 5В сыйныфы укучылары төркемен һәм җитәкчеләре Егорова Раушания Леонидовнаны чын күңелдән котлыйбыз.
-
“Шәфкать” ярминкәсе 19.10.2018

19.10.2018 көнне 2нче татар гимназиясендә “Шәфкать” ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә башлангыч сыйныф укучылары бик актив катнашты. Алар тәнәфес вакытында үз куллар белән ясалган төрле эшләнгән: теккән сумкалар, алъяпкычлар, сөлгеләр, таба тоткычлар һәм башка бик күп төрле сувенирлар, бисердән ясалган йөзек-беләзәкләр саттылар.
Керемнең бер өлешен 4 “Д” сыйныфы укучылары (Сәгыйтова Әнисә Әмировна) “Өмет” реабилитация үзәгенә кирәк-ярак алыр өчен тотачаклар.
Хәйрия фондына үзләреннән иң күп өлеш керткән 2 “А” сыйныфы укучыларыннан ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез. Сыйныф җитәкчесе Хаматова Ләйсәния Бариевна.
-
Татарстан укучылары арасындагы IT-чемпионнар 270 смартфон алачак! 17.10.2018

Татарстан укучылары арасындагы IT-чемпионнар 270 смартфон алачак!
Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә. -
“Ак калфак” җәмгыяте 10.10.2018

“Эврика” мәдәният үзәгендә “Ак калфак” җәмгыяте укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Залда буш урыннарның булмавы һәрбер чакырылган кунакның килүен дәлилли.
Бәйрәм концертын Татарстанның мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева алып барды. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучыларының чыгышларын зал бик җылы кабул итте.
Равиль Галиев, Инзилә Сәлимова кебек танылган артистларның чыгышлары белән үрелеп барган бу концерт һәрбер тамашачы күңеленә хуш килгәндер.














