Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
“Парламент дәрес” 17.11.2017

Мәктәпләрдә Татарстан Республикасы конституциясенең 25 еллыгына багышланган “Парламент дәресләре” үтте. Шундый дәресләрнең берсенә Яр Чаллы шәһәре дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафина да чакырулы иде. Очрашу бик тә эчтәлекле узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдылар.
-
Шаяннар һәм тапкырларның иң-иңнәре бездә! 11.11.2017

Әле яңа гына шәһәребздә ШТК командалары фестиваль белән үзләренең эшчәнлеген ачып җибәргән иде. Әлеге эстафетаны күрше Түбән Кама шәһәре кабул итеп, үзләрендә фестиваль гөрләтте. Яр Чаллы шәһәреннән кунак команда итеп гимназиябезне иң шаян һәм тапкыр егетләрен дәштеләр. Кунак булып, осталыкларны күрсәтеп, тәҗрибә белән уртаклашырга барган уңайдан егетләребез Гран-при яулап кайттылар. Котлыйбыз! Яңа үрләр, җүңүләр телибез.
- Проект Положения о языках образования МБОУ "Гимназия №2 им. М.Вахитова" 06.11.2017
-
Батырга юл туры. 27.10.2017

Яшь батырлар үзебездә,
Эзләмәгез әллә кайдан.
Тик кирәми аларга дан-
Кирәк мәйдан, киңрәк мәйдан!
Әлеге сүзләр һәм гадәттәгечә Салих Сәйдәшев маршы астында келәмгә яшь көрәшчеләр чыгу белән башланып китте гимназиябездә Ачык шәһәркүләм көрәш турниры. Әйтергә кирәк көрәш буенча узган һәрбер ярыш кызу була. Зур спорт залы әти-әниләрнең, тренерларның һәм җанатарлар тавышыннан шаулап торды. Турнир булгач, җиңүчеләр дә җиңелүчеләр дә бар әлбәттә. Тик яшь көрәшчеләр үзләрен исемнәренә лаеклы тоттылар.
-
Бер күрешү - үзе бер гомер! 25.10.2017

Гимназиябездә ата-аналар белән эшләүнең үзенчәлекле формасы булдырылды. Ул - “Хәят” ата-аналар клубы. 24нче октябрь көнендә әлеге клубның беренче очрашу-җылыешы булып узды. “Тормыш-үз кулларың белән төзегәндә генә матур” исеме астында узучы әлеге кичәне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры аритстлары, халык артистлары: Луара Шакирҗан, Ильдус Габдрахманов, Венера Шакирова бизәде. Кичә бүгенге көндә килеп туган сораулар, артистларыбызның тормышыннан кызыклы истәлекләр шулай ук ата-аналарның концерт номерлары белән үрелеп барды. Искиткеч эчтэлекле, җылы, кызыклы һәм истә калырлык кичә килеп чыкты. Мондый кичәләр айга бер оештырылыр дип планлаштырыла.
-
Барыбыз да өмәгә! 21.10.2017

Беркемгә дә сер түгел, көз үз матурлыгы белән бер рәттән, күп кенә мәшәкать, эшләр дә алып килә. Аяк астында җай гына кыштырдаучы яфракларга хозурлану белән бергә аларны җыештырып, тирә-якны кышка әзерләп, чистартып калдырасы да бар. Шимбә көнне шәһәркүләм өмәдән гимназиябез укучылары да читтә калмады. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән участокта эшләп, ялт иттереп тәртипләп куйды.
-
“Әкият”ле көн 20.10.2017

Һәр кешенең күңелендә, яшенә бәйсез рәвештә экиятләргә мәхәббәт яши. Белмим ул нәрсә белән бәйледер, тик балалар өчен куелучы әкият-тамашаларга зурлар да яратып йөри. Шундый тамашаларның берсен безгә дә күрергә туры килде. “Әкият” татар дәүләт курчак театры алып килгән “Әй, шаян Шүрәле” спектакле һәркем күңеленә хуш килде. Тын да алмый, бер сулышта каралган әлеге тамаша ахырында, балалар артистларны алкышларга күмделәр.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! / КОТЛЫЙБЫЗ! 19.10.2017

Команда "БАТЫР TEAM" успешно выступила на семинаре "Школьные компании. Успешный старт" и победила в номинации "ЛУЧШАЯ ПРЕЗЕНТАЦИЯ". Объявляем благодарность учителю истории и обществознания Гибадуллиной Ильмире Ильгамовне за подготовку учащихся. МОЛОДЦЫ!
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! КОТЛЫЙБЫЗ! 18.10.2017

ЮНАРМЕЙСКИЙ ОТРЯД учащихся 9-11 классов занял I место в ВОЕННО - СПОРТИВНОЙ ИГРЕ "ЗАРНИЦА", проходившей в рамках всероссийского детско-юношеского военно-патриотичнского движения "ЮНАРМИЯ", городской военно-патриотической программе "ЗВЕЗДА". Объявляем благодарность учителям физической культуры Хабибуллину Ильнуру Рафаилевичу, Хайруллину Назфату Ашрафулловичу за подготовку учащихся. МОЛОДЦЫ!
-
Хәтер көне 16.10.2017

Казан шәһәре тарихына иң тирән булып кереп калган һәм татар халкы тарафыннан әлегә иң актив билгеләнеп уза торган "Хәтер көне", 1552 елның 15октябрь көнендә Казан ханлыгы башкаласы булган Казанны Русия патшалыгы гаскәрләре алганда, шәһәрне яклаганда хәлакъ булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда ул 1989 елдан башлап үткәрелә.
Әлеге вакыйгадан гимназия укучылары да читтә калмады. 16нчы октябрь иртәсендә актлар залына җыелган 7-10нчы сыйныф укучылары тарих укытучысы Каюмов Ринат Габдрахман улы җитәкчелегендә “Хәтер көнен”нә багышлап әзерләнгән бик тә эчтәлекле чарада катнаштылар. Чарада Факил абый Сафин сүзләренә Ринат абый Сабирҗанов иҗат иткән, әлеге вакыйгага махсус атап язылган, “Хәтер көне” җыры яңгырады. Шулай ук укучы кызларыбыз тарафыннан шигырьләр укылып, тарих һәи җәмгыять белеме укытучысы Гибадуллина Ильмира Илһам кызы бай эчтәлектәге мәгълумат җиткерде. Татар милләтенә, теленә, диненә битараф булмаган һәркем күңеленә үтеп керерлек иде әлеге чарада яңгыраган хәбер сүз. Гимназия директоры Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы һәм чараның кунагы Факил ага Сафин тарафыннан укучыларыбызга әйтелгән сүзләр дә чын мәгънәсендә уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан да үткәнен белгән, хәтерләгән халыкның гына киләчәге өметле һәм бар. Шуны онытмасак иде.














