Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Бездә кунакта - Айдар Хәлим!!! 29.05.2017

28 нче апрельдә гимназиядә укучы 5-8 нче сыйныф укучылары игътибарына Татарстанның горурлыгына әйләнгән шәхес, күренекле сәясәтче, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, шигъри җыентыклар, хикәяләр, сәхнә әсәрләре, бик күп популяр җырлар авторы, тәрҗемәче - Айдар Хәлимнең “Эксперимент-86” поэмасына нигезләнеп төзелгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелтелде.
Әдәби чараны әзерләде: гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы һәм аның җитәкчелегендәге 6В сыйныфы укучылары.
Әсәр 1986 нчы елда Чернобыль АЭСында булган техноген авария һәм аның нәтиҗәләре турында. Автор әдәби-музыкаль кичәнең эчтәлегеннән , укучыларның сәхнә әзерлегеннән бик канәгать калды.
-
Поздравляем!!! 03.05.2017

Ученик 2 класса Халиуллин Ильназ занял I место в ХIX Всероссийском детском конкурсе научно - исследовательских и творческих работ "ПЕРВЫЕ ШАГИ В НАУКЕ", который прошел в г.Москва. Научный руководитель участника - учитель начальных классов Кадирова Алсу Хамитовна. МОЛОДЦЫ! Желаем дальнейших успехов!
-
Бездә кунакта 28.04.2017

27 нче апрель көнне "Бергә укыйбыз" проекты кысаларында 6Б сыйныфы укучылары катнашында һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева С.В. җитәкчелегендә шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстанның мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы; шигъри җыентыклар, хикәяләр, сәхнә әәрләре, бик күп популяр җырлар авторы, тәрҗемәче, укытучы-остаз - Зөләйха Минһаҗева белән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәдә укучылар шагыйрәнең бик күп шигырьләрен сөйләделәр, популяр җырларын башкардылар, "Минем бүген туган көнем" драмасын сәхнәләштерделәр.
-
Котлыйбыз! 27.04.2017

"Нәфис сүз остасы" шәһәркүләм шигырь бәйгесендә катнашып II урын, "Мир глазами юных писателей" регионкүләм шигырь бәйгесендә II урын алган, Клара Булатова премиясе лауреаты булган 3 сыйныф укучысы САРВАРОВ САМАТНЫ чын күңелдән котлыйбыз!
v Укучыны бәйгеләргә әзерләгән укытучы Гыйниятуллина Илфира Сабир кызына рәхмәт белдерелә.
-
Котлыйбыз! 25.04.2017

ТАТАР ТЕЛЕННӘН шәһәркүләм олимпиадада ҖИҢҮЧЕ булган 3В сыйныфы укучысы МӘҮЛИЕВА ЗӘЛИЯНЕ, ПРИЗЕР булган 3А сыйныфы укучысы СОЛТАНОВ ӘМИРНЕ чын күңелдән котлыйбыз!
v Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучылар Абдуллина Гүзәлия Раиф кызына һәм Закирова Сания Малик кызына рәхмәт белдерелә.
-
Без - җиңүче! 22.04.2017

Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе "ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА ДӘҮЛӘТ ТЕЛЛӘРЕНДӘ ИҢ ЯХШЫ УКЫТУ ТӘҖРИБӘСЕ" грантына ия булды.
-
22 апрель - ХАЛЫКАРА ҖИР ШАРЫ КӨНЕ 22.04.2017

Ә бездә бүген өмә! 4-11нче сыйныф укучылары гимназия территориясен җыештырдылар.
-
Котлыйбыз!!! 21.04.2017

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДАДА җиңүче булган 8нче сыйныф укучысы ӘМИРОВА ГҮЗӘЛНЕ чын күңелдән котлыйбыз!!!
Олимпиадада катнашып финалга чыккан 9нчы сыйныф укучысы ГЫЙЛЬМАНОВА АЛСУГА, 11нче сыйныф укучысы МУЛЛАГАЛИЕВА ЛИЛИЯГӘ зур рәхмәт!!!
v Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына рәхмәт белдерелә.
-
Котлыйбыз!!! 21.04.2017

"ИЛҺАМ" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендэ җиңүче булган СОЛТАНОВА АЛИНӘНЕ чын күңелдән котлыйбыз!!!
v Укучыны бәйгегә әзерләгән укытучы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына рәхмәт белдерелә.
-
Котлыйбыз! 20.04.2017

"Татарстан дигән ватаным бар, татар дигән халкым бар!" шәһәркүләм бәйгесенең финал ярышында "Сәнгать белгече" номинациясендә җиңүче ВАХИТОВА ИЛҮЗӘНЕ чын күңелдән котлыйбыз!!!
Укучыны бәйгегә әзерләгән укытучы Фатыйхова Нәзлия Миңнегаян кызына рәхмәт белдерелә.














