• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20)
Телефон: +7(855)-234-70-72
E-Mail: G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова»
Руководитель: Набиуллина Лиза Рихмановна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 821 учащихся/ 821 укучы
У нас учат: 50 педагогов/ 50 укытучы

Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары

Көрәш бәйгесе

Опубликовано: 12.11.2018

Милли көрәш бәйгесен үткәрү идеясен 2 нче гимназиядә көрәш секциясен алып баручы Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйз улы күтәреп чыккан. Бу инициативаны 2011 нче елдан бирле гимназия белән җитәкчелек итүче Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы хуплаган.
Сигезенче елын рәттән үтүче көрәш бәйгесен тантаналы төстә гимназия җитәкчесе Әюпова Ф.Ф. ачып җибәрде: "Сез милләтебезнең, Татарстан республикасының киләчәге, булачак гаилә башлыклары. Сезнең уңышларга һәрвакыт сөенеп торабыз һәм киләчәктә дә сынатмавыгызны телибез", диде. Көрәштә катнашучыларга уңышлар, лаеклы жиңүләр, ә казыйларга гадел хөкем итүләрен теләде.
Көрәш бәйгесен 1 нче категорияле хөкемдар Хәйбуллин Илнур Нурислам улы алып барды. Көрәш киеренке шартларда узды. Беркем дә тиз генә бирелергә теләмәде. Тик һәрвакыт җиңү көчлеләр ягында. 2 нче гимназия көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Төрле авырлыктагы үлчәмдә 1нче урыннарга келәм хуҗалары - 2нче гимназиялеләр (барлыгы 8 беренче урын!) лаек булды. Әлбәттә бу уңышка ирешүдә 2 нче гимназиядә көрәш секциясен югары дәрәҗәдә оештырып биеклеккә күтәрүче республика категорияле хөкемдар Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйз улының өлеше бәяләп бетергесез.
Көрәш бәйгесен оештыру һәм үткәрүдә зур булышлык күрсәткән 2 нче гимназиядә белем алып төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрлә җиңү яулаган көрәшче – иганәчеләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Менә алар: “Закамье” АҖ Генераль директоры - Боязитов Рамил Мөҗәһит улы, танылган көрәшче - Сибгатуллин Илшат Нәсим улы, көрәш буенча дөнья чемпионы Гыйләҗетдинов Рәнис.

Бары тик җиңүле бәйгеләр генә юлдашбулсын сезгә. Афәрин!



К списку новостей