ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Гилязева Дамира Ахтамовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 74 |
У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
24.11.2021
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында, дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча "Куркынычсызлык" бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы белән берлектә, Чаллы шәһәренең "Колейдоскоп" балалар театры укучылар өчен театр куйдылар.
-
23.11.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Мөслим муниципаль проекты "Театр һәм без" нигезендә укучыларыбыз "Җиңү көне" исемле спектакльдән өзек сәхнәләштерделәр.
-
23.11.2021
Хокук бозуны кисәтү айлыгы кысаларында 5-9 нчы сыйныфларда "Интернет челтәрендә куркынычсызлык"дигән темага рәсем һәм плакатлар конкурсы узды.
-
23.11.2021
Интернет-ул кызыклы һәм мавыктыргыч дөнья, ул безгә бик күп кызыклы мәгълүматлар белергә мөмкинлек бирә. Тик, теләсә кайсы башка дөньядагы кебек үк, интернетта үз кагыйдәләре бар, аларны катгый рәвештә сакларга кирәк. Мәктәп яшендә дә өлкәннәр балаларны интернеттан куркынычсыз файдалануга өйрәтүдә билгеле бер роль уйный. 23 ноябрь көнне укучылар өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына дәрес үткәрелде. Төп максаты-балаларны «Интернет» төшенчәсе һәм интернеттан куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштыру.Әңгәмә барышында укучылар интернеттан ничек файдалануларын кызыксынып сөйләделәр. Балаларга интернет ни өчен куркыныч булырга мөмкин, анда нинди куркыныч очрый, аларны ничек булдырмаска, ни өчен ата-аналар белән бергә Интернетка керү мөһим икәнлеген аңлаттылар. Шулай ук табышмаклар чиштеләр, документаль фильм карадылар.
-
23.11.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без әйтәбез, сез тыңлагыз: бәетләрдә - халык язмышы"темасына Гильманова Фәһимә Наил кызы очрашуга килде.Ул укучыларга бәетләр турында мәгълүмәт бирде, мәрһүм булган абыйсына багышлап узе язган бәетне укыды. Шулай ук татар халкының бик тә тәрбияви булган "Сак-Сок" бәетен тынлап үтте укучыларыбыз.Әти- әниләрне тынларга, рәнҗетмәскә кирәк дип үгет нәсихәтләрен бирде китапханәче.
-
22.11.2021
Түбән Табын җирлеге объектлары белән танышу максатыннан,район башлыгы Хузин Альберт Роберт улы мәктәбебез эшчәнлеге белән танышты.
-
Район семинары 19.11.2021
18 нче ноябрь көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында технология укытучыларының район семинары узды.Технология укытучысы Халимова Г.М. әлеге семинарда катнашты.
-
18.11.2021
Бүген ZOOM платформасы аша, Мәскәү өлкәсе мәгариф министрлыгы, Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты белән берлектә III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә үзенчәлекле балалар үсеше, өстәмә белем бирү, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында бәян ителде.
-
18.11.2021
В рамках социальной программы по профилактике безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних "На пороге жизни" в ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ" специалистом по работе с семьёй было проведено групповое занятие с несовершеннолетними на тему: "Скажем " Нет! вредным привычкам "
-
18.11.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим кызы.""Мөслим егете". проекты кысаларында укучылар белән "Күп укысаң, күп белерсең- татар халык әкиятләре белән танышу" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.