ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Артмастер 18.06.2021
Өлкән отряд кызлары "Артмастер"түгәрәгендә психолог белән бергә, страз һәм бисердан браслетлар ясау техникасы белән таныштылар. Һәркем үзенең кабатланмас бизәген бизәү өчен уйлап тапкан һәм рәхәтләнеп браслетлар ясаганнар.
-
Укучыларыбыз аттестат алдылар! 17.06.2021
Парталар атында калдылар
Калдылар балачак еллары.
Аттестат-кулларда
Зур тормыш чакыра,
Сезне зур,җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын! -
ДОЛ "Шифа" 15.06.2021
ДОЛ "Шифа"
Бүген, 15 нче июнь көнне, интернат мәктәптә оештырылган «Шифа» сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьга 1-9 нчы сыйныфлардан 50 бала йөри. Алар 3 отрядка берләштеләр. «Непоседы», «Авокадо», «Pop-it» отрядлары инде дуслашып та өлгерделәр. «Уйныйбыз да, жырлыйбыз, укуга көч туплыйбыз!» дигән девиз белэн көн дәвамында кызыклы чаралар уткәрелә, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, шулай ук мавыктыргыч экскурсияләр оештырылачак. Әле лагерьның беренче көне генә, алда тагы да кызыклы һәм күңелле булачак…Отрядларда иртәгәсе көнгә әзерлек бара, җыр-биюләр өйрәнәләр. Балаларның күңелләре бик шат, ашханәдә 5 мәртәбә җылы ризык белән тукланалар. -
Covid-19 10.06.2021
Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртып яшәргә тиешле. Мөслим район үзәк хастәханәсе баш табибы урынбасары Рәйханә Рәшит кызы интернат коллективы каршында Covid-19 вакцинациясен ясатуның кирәклеге турында лекция укыды, аңлату эшләре алып барды.
-
Кагыйдәләрне синдә бел 07.06.2021
Балаларның җәйге яллары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү безнең, өлкәннәр бурычы.
-
Безнең җиңүләр. 02.06.2021
Мөслим сәңгать мәктәбе "Кояшлы Ык" дип исемләнгән региональ рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. Барлык килгән эшләргә бәя бирелеп, жюри әгъзалары жиңүчеләр исемлеген атады. Безнең укучыларыбызны да әлеге конкурста лаеклы урыннар яулавы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Бәхетле балачак 01.06.2021
«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят» волонтерлары Халыкара балаларны яклау көне кысаларында «Бәхетле балачак» дип исемләнгән балалар бәйрәме оештырдылар.
-
Профориентационная работа 28.05.2021
Бүген һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Азнакай политехника техникумы вәкилләре мәктәптә булдылар, анда чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары һәм 8-9 сыйныф укучылары белән очрашу оештырдылар. Техникум укытучылары балаларны керү шартлары белән таныштырдылар, укучыларны әзерли торган белгечлекләр турында сөйләделәр. Шулай ук техникумның белем бирү һәм дәрестән тыш программасы белән таныштырдылар, чит шәһәрләрдән килгән студентларның яшәү шартлары, туклану режимы һәм стипендияләр алу турында сөйләделәр. Балалар алдында укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мифтахова З.Б. чыгыш ясады, ул кирәкле һөнәрләр турында сөйләде һәм яшьләрне туган республикада калырга, производствода үз хезмәтләре белән файда китерергә чакырды.
-
“Туган ягым” темасына чара узды 26.05.2021
Туган телләр һәм бердәмлек елы кысаларында 26 нчы май көнне “Туган ягым” темасына чара узды. Бу чарада туган якның матур урыннары, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирелде, туган якка багышланган презентация каралды, китаплар каралып әңгәмә корылды.
-
Беренче имтиханнары. 24.05.2021
Бүген 9 сыйныф укучыларының беренче имтиханнары үтте. Авыл хуҗалыгы хезмәте фәне буенча белемнәр тикшерелде