ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Гилязева Дамира Ахтамовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 74 |
У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Искечә Яңа ел 13.01.2022
13 нче гыйнвар көнне, Иске Яңа ел алдыннан, Түбән Табын интернат- мәктәбендә ,Әлмәт шәһәре иганәчеләре ярдәмендә укучылар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр кызыклы, мавыктыргыч тамаша кылдылар .
Балалар бәйрәменә– Кыш бабай белән Кар кызы, Юлбарыс һәм Убырлы карчык әкият геройлары килгән иделәр. Укучылар үзешчән сәнгать номерлары күрсәттеләр, конкурсларда катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар. Бәйрәм программасыннан соң балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе» директоры Илшат Рафис улы Әлмәт шәһәренең барлык иганәчеләренә уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. -
Искечә яңа ел! 13.01.2022
13 гыйнвар көнне укытучы-тәрбиячеләр белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Искечә Яңа ел» бәйрәме үткәрелде, укучылар актив рәвештә төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр,җырлап-биеп күңел ачтылар.
-
Матбугат журналистлары бездә кунакта 12.01.2022
12 гыйнвар көнне мәктәбебездә эшлекле сәфәр белән "Мәгариф", 'Гаилэ һәм мәктәп" матбугаты журналистлары кунакта булдылар. Кунаклар, интернат мәктәп эшчәнлеге белэн якыннан таныштылар.
-
"Хайваннар сәяхәте" 12.01.2022
Бала өчен уен-табигый ихтыяҗ, чөнки нәкъ менә уен формасында балалар дөньяны, якын -тирәне таныйлар. Башлангыч сыйныфларда да белемнәр уен формасында яхшырак үзләштерелә. Психолог белән бергә беренче сыйныф укучылары "Хайваннар сәяхәте"уенын уйнап белемнәрен ныгыттылыр. Уен игътибарлылыкны, танып-белү кызыксынучанлыкны, киң фикерләүне, сөйләмне үстерә. Уен барышында укучылар"сулга", "уңга" төшенчәләрен, йорт һәм кыргый хайваннарның исемнәрен атап, белемнәрен ныгыттылар.
-
участок уполномоченные, полиция майоры А.В. Фәхразиев белән очрашу 12.01.2022
12 гыйнвар көнне мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим район бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры А.В. Фәхразиев белән очрашу узды. Очрашуның максаты: балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, хокукый белемнәрне пропагандалау һәм мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.
Әңгәмә барышында балаларга «хокук бозу» һәм «җинаять»төшенчәләре, аларның төрләре аңлатылды. Моннан тыш, полиция майоры тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләрне куллану һәм наркотик чараларның зыяны турында да бәян итте. -
Кеше тормышында Цифрлы технологияләр 11.01.2022
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2022 ел цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бүген "цифрлаштыру" төшенчәсе һәм җәмгыять үсешендә цифрлаштыру роле белән таныштыру максатыннан укучылар белән "Кеше тормышында Цифрлы технологияләр"дигән әңгәмә үткәрелде.
-
Тренинг 11.01.2022
2022 елның 11 гыйнварында мәктәп педагог-психологы Г.Г. Гыйльфанова тарафыннан яшүсмерләрнең суицидаль тотышын профилактикалау буенча сыйныф җитәкчеләре өчен тренинг үткәрелде.
-
Безнең уңышлар 10.01.2022
Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында, укучыларны рәсем сәнгате чаралары белән куркынычсыз тәрбияләү максатыннан, Мөслим районы укучылары арасында «По безопасным дорогам в безопасный мир" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителгән иде.
2 нче сыйныф укучысы Сираев Д. (җитәкчесе-Насифуллина Р. К.), "Мин-үрнәк пассажир" номинациясендә 1 нче урынны яулап уңышка иреште! - План мероприятий на зимние каникулы 2021-2022 уч.г. 09.01.2022
-
Игра "Ручеек" 03.01.2022
В рамках недели " Живи ярко" с детьми на переменах вспомнили, как играли наши бабушки и дедушки, весело поиграли в народные игру "Ручеек". Народные игры способствуют сплочению, развивают дружеские чувства.