ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Гилязева Дамира Ахтамовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Каменщик 16.03.2022

С целью дать обучающимся представление о профессиях, повысить интерес к профессиям и расширить их кругозор, содействовать формированию у воспитанников отчетливых представлений о профессиональных ориентации в 9классе прошел классный час на тему "Каменщик".
-
15.03.2022

Марий Бүләр урта мәктәбендә Мөслим районы туган тел һәм әдәбияты укытучыларының "Социаль рольле уеннар, мәгълүмати проектлар аша метапредмет нәтиҗәлелек формалаштыру һәм УУГ бәяләү" темасына районкүләм семинар булып узды. Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Шайгарданова Илсоя Ринат кызы әлеге семинарда катнашса, башлангыч сыйныф укытучысы Шарипова Илсоя Насих кызы "Башлангыч сыйныф укучыларында уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары" дигэн темага мастер-класс күрсәтте.
-
15.03.2022

"Мөслим егете,Мөслим кызы"проекты кысаларында урта сыйныф укучылары , РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы,"Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, мәктәбебезнең элекке директор урынбасары вазыйфасын башкарган Йосыпов Габделәхәт Һади улы тормыш юлы белән якыннан таныштылар.
-
15.03.2022

Азнакай шәһәре тыюлыгы белән берлектә үткәрелгән "Мир заповедной природы" балалар сәнгать иҗаты конкурсына йомгак ясалды .
Экологик тәрбиянең бер максаты-экологик культура формалаштыру, шул исәптән табигатькә, үз-үзеңә һәм башка кешеләргә ихтирам формалаштыру. Табигатькә мәхәббәт һәм хөрмәт кече яшьтән тәрбияләнергә тиеш.
Әлеге конкурска 30 га якын рәсем- плакатлар һәм стена газеталары кабул ителде.
Барлык катнашучылар да конкурс темасын тулысынча ашып, төгәл ясалып жюри тарафыннан бәяләнде. Төрле конкурсларда актив катнашканы өчен,мәктәп коллективы һәм җитәкчебез Ильшат Рафис улы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Тәрбиячеләргә, укытучыларга, балаларны конкурста катнашу өчен әзерләгәннәре һәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез! -
14.03.2022

Школьную столовую посетили родители обучающихся 6 классов, с соблюдением всех мер санитарной и эпидимиологической безопасности. Наших «контролёров» интересовало качество блюд, состояние помещения столовой, условия для гигиенических мероприятий обучающихся, меню. И, конечно, один из важных вопросов, звучащих в домах наших учеников «А вкусно ли вас кормят в школе?». «Родительский контроль» получил ответ на этот вопрос, отведав блюда, приготовленные для учеников, и оставили хвалебные отзывы. В отзывах оставленных в журнале родительского контроля, а также анкетах звучала и благодарность за использование рецеркулятора в столовой, чистоту в помещении, системный контроль школы за качество питания.
-
Кышкы уеннар 11.03.2022

Укучыларга эстафеталар һәм конкурслар аша кышкы спорт төрләренә кызыксыну үстерү максатыннан, ир туганнар белән саф һавада "Кышкы уеннар" дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде . Әтиләр уллары белән "Ташбака", "Кем көчлерәк", "Хоккей" кебек конкурсларда катнашып көч сынаштылар. Чара ахырында барысы бергә тимераякта шуып, әйлән - бәйләнгә җыелдылар.
-
Солдатка хат 11.03.2022

Барлык гомуми белем бирү оешмаларында февраль ае - хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. Бурыч, армия, Ватан-гади сүзләр генә түгел. Бигрәк тә Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү чорында. Һәм, әлбәттә инде, бу көнне армиягә нинди дә булса катнашы булган барлык ир-атларны бәйрәм белән тәбриклиләр. Бу көнне без Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрне котларга тиеш. Нәкъ менә хәрбиләр, үз тормышлары бәрабәренә, Илебез иминлеген тәэмин итәләр дә инде.
Мәктәп укучылары исә, Түбән Табын авыл җирлегендә гомер итеп, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче солдатларга, нәкъ менә Динмөхәммәтов Раил Илфат улына һәм Хафизов Илгиз Нәргиз улына хатлар яздылар.
Туган авылыннан сәлам хаты алу күңелле, - бу турыда туган җирләреннән еракта хезмәт итәргә туры килгән ир-егетләр генә аңлар.
Солдатлар өчен бу хатлар күңелле сюрприз булыр дип өметләнәбез. Егетләребезнең алар белән горурлануларын һәм аларны кече Ватанда көтүләрен белүләре бик мөһим. -
10.03.2022

Балаларда бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү; әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга йогынты ясау,тормыш кыйммәте төшенчәсе турында аң-белемне ныгыту максатыннан
5-8 сыйныфларда "Кеше тормышы-иң югары кыйммәт" темасына әхлак дәресләре үткәрелде. -
09.03.2022

Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында безнең мәктәптә «Азнакай политехника техникумы» вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына техникум тарихы, укыту алып барыла торган белгечлекләр турында сөйләделәр. Балаларга студентларның ялының ничек узуы турында да аңлатылып узылды. Шулай ук тугызынчы сыйныф укучылары техникум тормышы турында кызыклы фильм күрсәтелде. Очрашу ахырында балалар әлеге уку йортына керү белән бәйле һәм аны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сораулар бирделәр.
-
«Балалар күзлегеннән юл " 09.03.2022

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен киметү максатыннан, 1-9 сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Балалар күзлегеннән юл " дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Чараның максаты: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, транспорт чаралары төрләре, юл билгеләре, юл йөрү төрләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту, урамнарда сакчыллык хисе тәрбияләү. Балалар зур иҗади активлык күрсәттеләр, алар кызыклы рәсемнәр генә ясап калмыйча, үзләренең «юл» белемнәрен дә тикшерделәр. Укучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгына үз карашларын күрсәттеләр. Барлык эшләр дә бер-берсенә охшамаган индивидуаль, әмма бер уртак мәгънә белән берләшкән: юл куркынычсыз булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, сакларга да кирәк.







