Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 27 обучающихся,8 воспитанников |
У нас учат: | 8 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
ВПР 2022 03.01.2022
Кышкы каникуллар планы нигезендә укучылар әйләнә тирә, математика һәм рус теле фәннәреннән белемнәрен ныгыталар.
-
Яңа ел килә!!! 28.12.2021
Декабрь азагында бар да бәйрәм ыгы-зыгысында кайный. Яшел чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнап, шигырь, җыр белән шаккаттырып, Кыш бабайдан бүләк алып, 28 нче декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме узды.
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә! -
Кышкы каникуллар планы 28.12.2021
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 27.12.2021
27 нче декабрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, кыш темасына ясаган рәсемнәре, кул эшләнмәләре өчен Кар кызыннан бүләкләр алдылар. Конкурс, акцияләрдә катнашкан балаларга грамоталар, актив гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Президент елкасы 2021" 25.12.2021
25 нче декабрь көнне укуда, спорт чараларында, ижат һәм ижтимагый тормышта актив катнашкан балалар "Президент елкасы"на жыйналды. Алар арасында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Киямова Я. З.да бар.Язиләгә укуында уңышлар, зур җиңүләр, көтелмәгән сөенечләр телибез!
-
Яңа ел килә!!! 24.12.2021
Укучыларыбыз #Новогодниеокна #Новыйгодужеблизко акцияләренә катнаша.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 21.12.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты кысаларында сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар "Төлке белән торна" әкиятен сәхнәләштерделәр, җирлегебездән чыккан театр артистлары белән таныштылар, милли йолаларга багышланган викторинада белемнәрен сынадылар.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 17.12.2021
Муниципаль проект кысаларында укучылар Югары Табын авылында урнашкан обелиск янын кардан арындырдылар.
-
Кави Нәҗминең тууына 120 ел 17.12.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл китапханәсендә Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган "Әдәбиятның язгы җиле" исемле китапханә сәгате-презентация үтте. Укучылар шагыйрь, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе К.Нәҗминең тормыш юлы белән таныштылар. Җырларын, шигырьләрен тыңладылар. Аның "Язгы җилләр" романы буенча төшерелгән фильмны карадылар. Балалар файдалы һәм кызыклы мәгълүмат тупладылар.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 17.12.2021
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме әти-әниләре белән кошларга җимлекләр ясадылар.