Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Габдулла Тукай туган көне 26.04.2022

24 нче апрель көнне мәктәбебездә халкыбызның сөекле улы,шагыйрь Г.Тукай туган көне уңаеннан аның тормышына һәм иҗатына багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. "Тукай безнең күнелләрдә "дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соныннан балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар.
-
Дәүләт флаглары күтәрелде 25.04.2022

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 2022 елның 25 апрелен Россия Федерациясе дәүләт флагын Бердәм күтәрү көне дип игълан итте. Татарстан Республикасында ул 2022 елның 25 апреленнән оештырылачак. Республикада, Россия һәм Татарстан гимннары астында, ике әләм – Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын күтәрәчәкләр», - диде министр. Традициягә кушылып мәктәп коллективы дәүләт флаглары астында Россия һәм Татарстан гимннарын тыңнадылар.
-
Пушкин картасы 25.04.2022

25 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә Пушкин картасы кысалрында "Татар халкы сандугачы" исеме астында Габдулла Тукай иҗатына багышланган музыкаль кичә узды. Мәктәбебез укучылары әлеге чарадан рухи азык туплап, белемнәрен ныгытып кайттылар.
-
Санитар -экологик икеайлык 23.04.2022

Санитар -экологик икеайлык кысаларында 23 нче апрель көнне мәктәбебездә өмә узды. Мәктәп персоналы, укучылар, укытучылар спорт мәйданчыгын, мәктәп яны территориясен чистарттылар.
-
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары (ЮИД) 21.04.2022

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды (ЮИД) юл иминлеген пропагандалау буенча төрле чаралар уздыра. Шуларның чираттагысы "Сак бул машина йөртүче" акциясе иде. Отряд укучылары шофёрларга юл хәрәкәте иминлеге буенча эшләнгән буклетлар тараттылар.
-
«Галимҗан Ибраһимов иҗатында тел, әдәбият һәм тарих» Халыкара фәнни-гамәли конференция 20.04.2022

2022 елның 20 апрелендә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Галимҗан Ибраһимов иҗатында тел, әдәбият һәм тарих» темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференцияне үткәрү язучы, галим, дәүләт эшлеклесе, Хезмәт герое Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган. Пленар утырышта язучының тормыш һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр катнашты. Россия төбәкләреннән, Төркия, Казахстан дәүләтләреннән дә фән эшлекеләре чыгышлары тыңланылды.
Конференциядә мәктәбебезнең туган тел һәм рус теле укытучылары катнашты.
-
Шахмат турниры 19.04.2022

Үзәк китапханәдә узган "Шахмат турниры" кичэсендә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары катнашты.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 19.04.2022

"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты кысаларында 4-9 сыйныф укучылары "Когда небо улыбается" фильмын карадылар.
-
Факил Сафин белән очрашу 18.04.2022

Пушкин картасы кысаларында 18 нче апрель көнне Мөслим үзәк китапханәсендә Факил Сафин белән очрашу кичәсе узды. Бу чарада мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары да катнашты.
-
Әхлак дәресләре 15.04.2022

Әхлак дәресләре кысаларында чираттагы сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар тышкы һәм эчке матурлык турында фикер алыштылар, узлэренен фикерләрен әйттеләр, презентация карадылар.










