Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 обучающихся,6 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы 16.07.2022

Янгынны китереп чыгаручылар:
- Төзек түгел электр приборлары.
- Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
- Шырпы белән уеннар.
- Петарда, бенгаль утлары.
- Сүндерелмәгән утюг.
- Тиз янып китүче сыеклыклар: бензин, керосин, лак, буяулар, спирт.
Электр җиһазларын куллану кагыйдәсе:
- Резина янган ис сизсәң, төтенләүче чыбык күрсәң тиз генә зурларга әйт.
- Электр җиһазларын уттан өзәргә онытма.
Ут – шаярганны яратмый.
Ут – су түгел, тотса йөзеп чыгам димә.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Шырпы белән уйнама.
2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.
3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.
4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
5. Урманда учак ягарга ярамый.
6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.
7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.
Балага ниләр сөйләргә:
- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)
- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.
- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.
-
Хезмәтне саклау - Охрана труда 06.07.2022

Хезмәт урыннарында бәла-казаларны булдырмас өчен, куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү зарур. Мәктәбебез укытучылары һәм хезмәткәрләре чираттагы укуда булдылар. Хезмәтне саклауга кагылышлы яңалыклар белән таныштылар.
-
Елан тешләүдән саклык чаралары 04.07.2022

-
Аттестат тапшыру 30.06.2022

Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә тугызынчыларга аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Быел тугызынчы сыйныфны 2 укучы тәмамлый. Мәктәп администрациясе, сыйныф җитәкчеләре укучыларга хәер-фатыйхаларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
-
Обновленные ФГОС 29.06.2022

В целях успешного введения обновленных ФГОС в течение июня учителя школы работали функционалом универсального конструктора по созданию рабочих программ на сайте единого содержания общего образования.
-
Методик семинар 08.06.2022

Казан дәүләт медицина университеты уздырган «Икетеллелек шартларында татар теленә һәм сөйләм культурасына өйрәтү» методик семинарында катнашып Шакирова А. М. һәм Кашапова Л. Ф. катнашучы сертификатлары алдылар.
-
Сабантуй 2022 05.06.2022

Укучыларыбыз, Тугаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган, Сабантуйга бүләк җыюда катнаштылар.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 03.06.2022

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме. Җәйге табигатьне күзәтү, үсемлекләр белән танышуны дәвам итү.
-
Җәйге яллар 02.06.2022

Мәктәп коллективы "Кояшлы Ык" ял паркында өмәдә.
-
Сабантуй 2022 31.05.2022

31 нче май көнне мәктәбебездә Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне бизәп, укучыларны сөендереп спонсорлык ярдәме күрсәткән Садыков Айдарга, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шайхулла улына, укытучыларга, әти-әниләргә, бәйрәмне оештыруда өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!










