Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Эшлекле киңәшмә 24.08.2022

Мөслим муниципаль районы делегациясе составында Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хафизов Р. Ф. Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында тәрбия мәсьәләләре темасына Премьер- министр урынбасары Л. Р. Фазлеева катнашындагы кинәшмәдә катнашты.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе 23.08.2022

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре исеменнән Габдуллиннар гаиләсенә "Сөмбелә" кибетенә сертификат тапшырылды.
-
Төзекләндерү эшләре 17.08.2022

Түбән Табын авыл җирлеге советы ярдәме белән мәктәп территориясен уратып, 90 метр койма кою эшләре бара
-
ГТО 13.08.2022

Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хафизов Р. Ф. ГТО билгесенең Алтын дәрәҗәле значогы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе 13.08.2022

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәбебезнең 3 укучысына яңа уку елына әзерлек өчен сертификатлар тапшырылды.
-
"Урман иле" лагере 31.07.2022

Мәктәбебез укытучылары "Урман иле" лагерына барып, балаларның ял вакытларын кызыклы уеннар белән күңелле һәм истә калырлык итеп оештырып кайттылар.
-
Җәйге яллар 19.07.2022

15 июль көнне Мөслим районыннан 8 бала Чистай районында урнашкан палаткалы лагерьга киттеләр. Алар 7 көн дәвамында хәрби-патриотик юнәлештәге сменада ял итәчәкләр. Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбеннән әлеге лагерьга Солиева М. китте.
-
Янгын куркынычсызлыгы 16.07.2022

Янгынны китереп чыгаручылар:
- Төзек түгел электр приборлары.
- Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
- Шырпы белән уеннар.
- Петарда, бенгаль утлары.
- Сүндерелмәгән утюг.
- Тиз янып китүче сыеклыклар: бензин, керосин, лак, буяулар, спирт.
Электр җиһазларын куллану кагыйдәсе:
- Резина янган ис сизсәң, төтенләүче чыбык күрсәң тиз генә зурларга әйт.
- Электр җиһазларын уттан өзәргә онытма.
Ут – шаярганны яратмый.
Ут – су түгел, тотса йөзеп чыгам димә.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Шырпы белән уйнама.
2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.
3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.
4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
5. Урманда учак ягарга ярамый.
6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.
7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.
Балага ниләр сөйләргә:
- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)
- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.
- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.
-
Хезмәтне саклау - Охрана труда 06.07.2022

Хезмәт урыннарында бәла-казаларны булдырмас өчен, куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү зарур. Мәктәбебез укытучылары һәм хезмәткәрләре чираттагы укуда булдылар. Хезмәтне саклауга кагылышлы яңалыклар белән таныштылар.
-
Елан тешләүдән саклык чаралары 04.07.2022











