Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 27 обучающихся,8 воспитанников |
У нас учат: | 8 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Толстой укулары-2022" 22.03.2022
Үзәк китапханә. Республикакүләм "Толстой укулары-2022" нең муниципаль этабы. Мәктәп данын 8 нче сыйныф укучысы Киямова Я. яклады. Җитәкчесе Хөсәенова Г. К.
-
Уңышларыбыз! 21.03.2022
"Мин авылны сайлыйм" республикакүләм фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләр бәйгесендә диплом белән бүләкләнгән 7 нче сыйныф укучысы Насирова Г. И. (җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Әхмәтвәлиева Р. М.) һәм "Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе" укытучылары коллективын котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез!
-
Урман көне 21.03.2022
1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнар саклау көне дип тә атыйлар. Бу көнгә Берләшкән Милләтләр оешмасының 23нче Генераль Ассамблеясында Европа Авыл Хуҗалыгы Конфедерациясе инициативасы белән нигез салына. 2012 елда БМО Генераль Ассамблеясы Халыкара урманнар көнен - International Day of Forests - раслау турында резолюция кабул итте, бу аларны саклауның мөһимлеге турында һәрвакыт хәтердә тоту зарурлыгы белән бәйле һәм урманнарның безнең тормышта нинди әһәмиятле роль уйнавы турында планета халкының исенә төшерергә тагын бер сәбәп тә булып тора. Уртача зурлыктагы бер агачның 24 сәгать дәвамында өч кешегә суларга җитәрлек кислород эшләп чыгаруы турында искә төшерү дә җитә. Шул уңайдан мәктәбебездә Мөслим урманчылыгы вәкиле - урман мастеры Минхаҗетдинов Фәрхәт абый белән очрашу узды.
-
Уңышларыбыз! 18.03.2022
"Инглиз һәм немец телләрендә иң яхшы тематик экскурсия «I love my native town» / «Ich liebe meine Heimatstadt» төбәкара конкурста III дәрәҗә дипломга лаек булган 7 нче сыйныф укучысы Идиятуллина А. Р. котлыйбыз. Җитәкчесе Хөсәенова Г. Ә.. Иҗади уңышлар телибез
-
Әхлак дәресләре 18.03.2022
Белемле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карарлар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен, искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә торган заманда укучыларның заманча имиджын булдыру да мөһим. Бүген узган Әхлак дәресләрендә укучылар шул турыда фикер алыштылар.
-
"Сәламәтлек бишьеллыгы" программасы кысаларында 18.03.2022
Башлангыч сыйныф укучылары Югары Табын авылы китапханәчесе Гыйлманова Фәимә җитәкчелегендә "Уку акыл өчен,спорт сәламәтлек өчен" акциясендә катнаштылар. "Хәрәкәттә бәрәкәт" интерактив уены уйнадылар.
-
"Сообщи, где торгуют смертью" 17.03.2022
"Мизгел" яшьләр үзәге оештырган "Сообщи, где торгуют смертью" акциясе кысаларында 7-9 нчы сыйныф укучылары "Наркотиклар турында мифлар һәм дөреслек" исемле флайерлар белән таныштылар.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 17.03.2022
Шахмат буенча дәрестән соң эшчәнлек.
-
Урок цифры 17.03.2022
Очередной «Урок Цифры» рассказал обучающимся о квантовой физике. Чтобы заинтересовать их сложной темой, использывались примеры, метафоры и яркие эффекты. На уроке они разбирали отличия классической и квантовой физики, узнали, как квантовый компьютер изменит нашу жизнь, а также разбирали профессии, которые появятся в будущем.
"Цифрлы дәрес"нең чираттагы чыгарылышы квантлы физикага багышланган иде. Дәрес дәвамында укучылар квантлы физика белән гади физиканың аермалары, квантлы компьютер турында мәгълүмат алдылар һәм киләчәктә барлыкка киләчәк һөнәрләр турында белделәр. Дәрес ахырында сертификатлар алдылар.
-
Уңышларыбыз! 15.03.2022
Казан дәүләт медицина университеты оештырган «Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел" иҗат бәйгесе нәтиҗәләре билгеле. Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.