Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Кошларга ярдәм итү акциясе. 22.01.2018

Әтиләр советы белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары кышкы салкыннардан кошларга ярдәм итү максатыннан җимлекләр ясадылар. Сыйныф җитәкчесе белән берлектә мәктәп янындагы агачларга элделәр.
-
Районкуләм әтиләр советының утырышы 20.01.2018

19 нчы гыйнвар көнне районкүләм Әтиләр советының утырышы булды. Безнең мәктәптән Әтиләр советының члены Кыямов Зөлфәт абый катнашты. Бу чара бик эчтәлекле, тирән мәгънәле итеп оештырылган. Чараны оештырган коллегаларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысасында Таһир мулла белән очрашу. 19.01.2018

Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысасында Тугаш башлангыч мәктәбе укучылары Тугаш авылындагы "Рөстәм" мәчетенә бардылар. Укучылар Тугаш авылы мулласы Таһир мулланың вәгазен тыңладылар.
В рамках месячника профилактики правонарушений учащиеся Тогашевская НОШ посетили мечеть "Рөстәм" . С ними провел беседу Тагир мулла.
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында 9 сыйныфта тренинг 18.01.2018

Хокук айлыгы кысаларында 9 нчы сыйныф җитәкчесе Шакирова А.М. 9 нчы сыйныф укучылары белән берлектә "Конфликтлар һәм аларны чишү юллары" дип исемләнгән тренинг үткәрде. Укучылар үз фикерләре белән конфликтның килеп чыгу сәбәпләрен һәм аны булдырмау якларын тикшерделәр.
В рамках месячника профилактики безнадзорности и правонарушений 9 классе прошел тренинг на тему "Конфликты".
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгында сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. 17.01.2018

Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында һәр сыйныф җитәкчесе сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Башлангыч сыйныф җитәкчеләре "Дуслык...", 5-9 нчы сыйныф җитәкчеләре "Конфликттан чыгу юллары" турында сыйныф сәгатьләре оештырдылар.
-
"Ел укытучысы-2018" 16.01.2018

Бүген, 16 нчы гыйнвар көнне Тукай мәктәбендә зона турының "Ел укытучысы-2018" бәйгесе булды. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әмирова Миләүшә Рөстәмовна катнашты. Миләүшә Рөстәмовна 6 нчы сыйныфларда татар теле дәресе, укытучылар белән берлектә мастер-класс күрсәтте. Хезмәте өчен рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгында "Зиһен ачкычлары" дип исемләнгән әдәби ярминкә уздырылды 16.01.2018

Балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковка 85 яшь тулу уңаеннан, Югары Табын авылы китапханәчесе "Зиһен ачкычлары" дип исемләнгән әдәби ярминкә уздырды. Балалар шигырьләр укыдылар, арифметик мәсьәләләр чиштеләр./ Библиотекарь Верхнетабынской сельской библиотеки провели литературную ярмарку "Зиһен ачкычлары", посвященную ко дню рождения детского поэта Х.Халикова.
-
Бадминтон ярышындагы уңышларыбыз! 15.01.2018

12 нче гыйнвар көнне спорт мәктәбе беренчелегенә бадминтон ярышы уздырылды. 8-10 сыйныф укучылары арасында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Талибуллина Алия II урынга лаек булды. Тренеры Валеев Ф.Ө. Котлыйбыз!!!
-
Студентлар белән очрашу 12.01.2018

Кичә, 11нче гыйнвар көнне мәктәбебездә "Барысы да безнең кулда" дип исемләнгән мастер-класс нигезендә студентлар белән очрашу үткәрелде. Мастер-классны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Амирова Миләүшә Рөстәмовна алып барды һәм оештырды. Студентлар үзләренең уку йортлары турында таныштырып киттеләр, белемле булырга, тырышып укырга кирәклеге хакында укучыларга җиткерделәр. Мастер-класс тәмамланганнан соң, ике командага бүленеп физкультура укытучысы Галиев З.З. күңелле эстафета ярышлары үткәрде. Чара бик матур һәм күңелле булды.
-
"Яңа ел сувениры" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды 11.01.2018

Сәнгать мәктәбе оештырган "Яңа ел сувениры" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары бик актив катнашып Грамоталарга, сертификатка лаек булдылар. Сөләйманова Диләрә (1 сыйныф)-3 урын, Латыпов Нияз (2 сыйныф)-2 урын, Тугаш мәктәбе укучылары 1 урынга лаек булдылар, Ардуанова Адилә (1 сыйныф), Садриев Раяз (2 сыйныф), Нуретдинов Илназ (2 сыйныф)- актив катнашучы Грамотасына лаек булдылар.Укучыларга, әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.










