Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Финальный этап смотра строя и песни 22.02.2018

С целью военно-патриотического воспитания в гимназии прошел финальный этап конкурса "Смотра строя и песни" среди учащихся начальных классов. Команда Нижнетабынская ООШ заняла 1 место! Команду подготовил учитель физической культуры Галиев З.З. и учителя начальных классов Динмухаметова Г.Р., Хабибуллина Г.Г. Поздравляем!!!
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2018

Мәктәптә бүген бик матур чара үткәрелде. 21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әмирова Миләүшә Рөстәмовна 6,7 нче сыйныф укучылары белән берлектә "И газиз, Туган тел!" дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Туган телебез - татар теле турында матур фикерләрен җиткерделәр. Чара бик үтемле булды.
-
Әтиләр советы белән берлектә "Күңелле стартлар" эстафетасы 20.02.2018

Бүген, әтиләр советы белән берлектә яңа спорткомплекста "Күңелле стартлар" эстафетасы оештырылды. Һәр мәктәптән ике әти һәм ике малай эстафета уеннарында катнашты. Бу чараны Мөслим районының мәгариф бүлеге һәм лицей мәктәбе оештырды. Безнең мәктәптән Гибадуллиннар, Галлямовлар катнашты. Бу гаиләләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Хәрби-патриотик айлыгы кысасында әфганчылар белән очрашу 19.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысасы уңаеннан мәктәптә Тормыш дәресе нигезендә "Әфган җиле" дип исемләнгән чара үтте. Чарада Әфганстанда хезмәт итеп кайткан абыйларыбыз катнашты. Менә алар: Галиев Зиннур абый (Түбән Табын авылыннан), Шарипов Маис абый (Югары Табын авылыннан), Шакиров Айдар абый (Тамьян авылыннан). Чараны 9 сыйныф җитәкчесе Шакирова Әлфия Мөнировна оештырды һәм алып барды. Укучылар әфганчы абыйларга кызыксындырган сорауларын бирделәр, шул ук вакытта концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Чараны оештырган өчен Әлфия Мөнировнага бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез
-
"Җырлы-моңлы балачак" проекты 15.02.2018

Бүген, сәнгать мәктәбендә "Җырлы-моңлы балачак" проекты конкурсы оештырылды. Укучылар үзләре яраткан җырны башкардылар. Чыгышлары матур булды.
-
"Йолдызлык-2018" 13.02.2018

Мәлләтамак авыл клубында зона туры "Йолдызлык-2018" бәйгесе оештырылды. Мәктәп укучылары бик актив чыгыш ясап II турга үттеләр. Укучыларның укытучысы пед.оештыручы Нуруллина А.Х. Укучыларга алдагы сынауларда да уңышлар теләп калабыз!!!
-
Фәнис Яруллинга багышланган "Шагыйрьнең йөз аклыгы" дип исемләнгән әдәби кичә 12.02.2018

Югары Табын авылы китапханәчесе Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга багышланган "Шагыйрьнең йөз аклыгы" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Ф.Яруллинның тормышы, киңкырлы иҗаты турында белешмә бирелде. Башлангыч сыйныф укучылары аның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан укыдылар. Балаларда намуслылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлтелгән кичә бик тәэсирле үтте.
-
"Чаңгы юлы- 2018", "Лыжня России-2018" 10.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысасында районкүләмендә "Чаңгы юлы-2018" оештырылды. Бу чарада укучылар бик актив булдылар. Саф һавада уеннар уйнадык. Авыл советы җитәкчесе Рүзәл Фәнис улы укучыларны казанда пешкән аш белән сыйлады. Чара бик матур булды.
-
Тормыш дәресләре нигезендә сыйныф сәгате "Әтием белән горурланам" 09.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысасында Тормыш дәресләре нигезендә "Әтием белән горурланам" дигән тема астында 2 нче сыйныф укучылары Әтиләр советы белән очрашу үткәрде. Очрашуга Садриев Сиренад килде. Сиренад укучыларга үзенең һөнәре турында сөйләде. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Сыйныф сәгате бик эчтәлекле булды.
-
Тугаш авылы кызы Эльза Хисамиеваның "Мин җырларга килдем бу җиргә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә. 09.02.2018

Тугаш авылы кызы Эльза Хисамиеваның "Мин җырларга килдем бу җиргә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичә Эльза үзе язган шигырьләре, җырлары белән бергә үрелеп барды. Ул иҗатка, сәнгатькә гашыйк. Шигырьләре ихлас, самими. Укучыларның да сораулары шактый иде талантлы кызыбызга. Җылы, эчкерсез очрашу һәммә кешенең күңелендә матур, якты тойгылар уятты.










